Мөфти Нәҗип Нәккашның Уфадагы күргәзмәсен Коръән аятьләре белән ачып җибәрде

06 март 2020 ел 11:25
Мөфти Нәҗип Нәккашның Уфадагы күргәзмәсен Коръән аятьләре белән ачып җибәрде

Бүген, мөбарәк җомга көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Башкортстанда. Мөфти белән бергә Уфага аның халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов килде.

Беренче чиратта, ул шәрәфле кунак буларак танылган татар рәссам-каллиграфы Нәҗип Нәккаш күргәзмәсен рәсми ачу тантанасында катнашты. Әлеге чарада шулай ук күргәзмәнең авторы Нәҗип Нәккаш үзе, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Галләмов, Башкортстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Әюб Бибарсов һәм башкалар бар иде. Экспозиция “Гарәби матур язу сәнгате” исеме астында уза һәм шәмаилләр күргәзмәсен үз эченә ала. Автор беренче тапкыр Уфага үзенең җитмештән артык иң яхшы эшен алып килгән.

Күргәзмә “Ихлас” мәчетендә Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән аятьләре укуы белән ачылды.

Алга таба үзенең чыгышында ул катнашучыларга “Әл-Галәк” сүрәсенең Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә беренче булып иңгән биш аяте турында искә төшереп, хат сәнгатенең фазыйләтләренә игътибарын юнәлтте. Аларда түбәндәгеләр хәбәр ителә: “(Рәсүлем! Һәрнәрсәне юктан бар итеп) Яралтучы Раббың исеме белән (башлап, Коръәнне) укы! Ул кешене (сөлек кебек аналыкка ябышып кан имеп тукланган аталандырылган күкәй күзәнәктән гыйбарәт) оеган каннан яралтты. Укы! Синең Раббың – чиксез юмартлык иясе. (Ул бернәрсә сорамыйча бирә.) Ул каләм белән (язу язарга) өйрәтүче. Кешегә (ишетү, күрү һәм аңлау кебек сәләтләр биреп һәм аятьләр иңдерү белән дәлилләр биреп,) белмәгән нәрсәләрен өйрәтүче”.

Экспозициянең тантаналы өлеше тәмамлангач, мөфти хәзрәт Башкортстан мөселманнары өчен җомга намазын үткәрәчәк һәм туган тел темасына вәгазь укыячак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы