Бүген, Рәҗәб аеның 11-нче көнендә (6 мартта), Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның “Ихлас” мәчетендә җомга намазын алып барды. Әйтергә кирәк, мөфти хәзрәтләре Башкортстан башкаласына шушы мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Галләмов чакыруы белән килде.
Җомгага җыелган милләттәшләр һәм башкорт кардәшләр алдында кунак булып килгән мөфти ике тугандаш халык арасында татулык, туган тел, милли үзаң турында вәгазь сөйләде. Аерым алганда, хәзрәт татар һәм башкорт милләтләре арасындагы туганлык җепләрен, кардәш һәм күрше хакларын, гаиләдә һәм өммәттә дини һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга өндәде. Боларның әһәмиятен мөфти “Әл-Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсенең 10 аяте белән дәлилләде:
إِنَّمَا الْمُؤْمِنُونَ إِخْوَةٌ فَأَصْلِحُوا بَيْنَ أَخَوَيْكُمْ وَاتَّقُوا اللَّهَ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ
Мәгънәсе: “Һичшиксез, мөэминнәр – кардәшләр. Шуңа күрә кардәшләрегезне татулаштырыгыз. Аллаһтан куркыгыз, бәлки, рәхмәт ителерсез”. Ягъни милләтебез һәм телләребез төрле булса да, татарлар һәм башкортлар бер-берсенең кардәшлек һәм күрше хакдарын сакларга тиеш, чөнки без – мөселманнар, дип аңлатты мөфти хәзрәтләре.
- Исламда милләтләргә бүленеш юк диләр, имеш. Ничек булмасын?! Бар!, - дип дәвам итте мөфти. - Коръәндә болай диелә:
يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَى وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ
Мәгънәсе: “И кешеләр! Һичшиксез, Без сезне бер ирдән һәм бер хатыннан яралттык. Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – иң тәкъва иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – (һәрнәрсәне) Белүче, (һәрнәрсәдән) Хәбәрдар” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 аять). Икенче сүз белән әйткәндә, төрле милләтләр, аларның гореф-гадәтләре һәм телләре арасындагы аерымлыклар – Раббыбызның рәхмәте ул, аларны без әманәт итеп сакларга, өйрәнергә, үстерергә тиеш. Шулай булгач, милли үзенчәлек диндә ничек тыелырга мөмкин соң?!
Мөфти үз сүзен дәлилләп шулай ук “Әр-Рум” (“Румлылар”) сүрәсенең 22 аятен дә искә алды:
وَمِنْ آيَاتِهِ خَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَاخْتِلَافُ أَلْسِنَتِكُمْ وَأَلْوَانِكُمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَاتٍ لِّلْعَالِمِينَ
Мәгънәсе: “Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә – Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда (Аллаһы Тәгаләнең бөек сыйфатларын яхшы) белгәннәр өчен билгеләр бар”.
- Тел һәм милләтне без сайламыйбыз, диде Камил хәзрәт. - Болар безгә Раббыбыз тарафыннан бирелә. Шуңа күрә кайсы милләттән булуыбызны тану, туган телебезне белү, ана телебездә чиста һәм матур итеп сөйләшү – безнең тәкъвалыгыбыз ул. Һәм киресенчә туган телеңнән һәм милләтеңнән баш тарту - тәкъдиргә, Ходай язган язмышка каршы килү ул.
Вәгазен тәмамлап, Камил хәзрәт туган телнең Аллаһ Тәгаләдән бирелгән әманәт икәнен әйтә: “Әманәт итеп безгә тапшырылган туган телебезне югалту – Аллаһ әмерен үтәмәү ул. Әгәр туган телләребезне онытсак, оныкларыбыз безне дә онытачак. Туган телегезне өйрәнегез, кадерле дин кардәшләрем! Өйрәнү, белем алу – мөселманның иң зур бурычларның берсе ул. Туган телегезне һәм милләтегезне сатмагыз – бабаларыгызга хыянәтче булмагыз!”.
Вәгазьдән соң Камил хәзрәт җомга намазын җитәкләп алып барды. Аңа ияреп Башкортстанда яшәүче 400-дән артык мөселман гыйбадәт кылды.