Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды “Ураза тотучыны ашат!” акциясен дәвам итә

06 март 2020 ел 15:20
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды “Ураза тотучыны ашат!” акциясен дәвам итә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Ураза тотучыны ашат!” акциясен уздыруны дәвам итә һәм барлык теләүчеләрне әлеге изге эштә катнашырга чакыра.

Исегезгә төшерәбез, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, акча туплауга бәйле рәвештә, “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗлар өчен ифтарлар үткәрә. Аллаһы Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Кешенең гамәлләре Аллаһыга дүшәмбедә һәм пәнҗешәмбедә тапшырыла һәм бу вакытта мин уразалы булырга телим», – дип әйтүе, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тотуы хәбәр ителә.

Шуның белән бәйле рәвештә, киләсе пәнҗешәмбедә, ягъни 12-нче мартта, “Ураза тотучыны ашат!” акциясе кысаларында Казан мәчетләренең берсендә “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗлар өчен ифтар үткәрәчәк. Хәйрия ашына фонд карамагындагы йөздән артык кеше чакырылачак.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Бу изге эшкә өлеш кертергә теләүчеләр ИФТАР сүзен язып (бер SMS-хәбәрнең бәясе – 50 сум) яки ИФТАР сүзеннән соң буш ара калдырып һәм күчереләсе сумманы күрсәтеп (мәсәлән: ИФТАР 300), 7715 кыска номерына SMS-хәбәр юллый ала. Әлеге гамәл сезгә ураза тотучыларны ашатуда катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы