Бүген Югары Ослан мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә "Әбиемнең күңел сандыгы һәм мөнәҗәтләр" дигән кичә үтте. Әлеге кичә Бөек Ватан сугышның 75 еллык Җиңү көненә багышланган иде. Чаралар Корьән укып, сугыш чорларында вафат булганнарга дога белән башланды, катнашучыларга күркәм вәгазьләр сөйләнде. Сандык эченнән чыккан дәү әти, дәү әниләрнең сугыш елларыннан бирле сакланган тарихи истәлекләре белән , аларга багышланган мөнәҗәтләр белән үрелеп барды, катнашучыларга мөхтәсибәт тарафыннан "Хозур" нәшрияте бастырган китаплар, бүләкләр таратылды. Әлеге чаралар намазлар укып, догалар кылып, өстәлләр артында тәмле чәйләр белән төгәлләнде. Мөхтәсибәт бу күркәм чараларга матди ярдәм итүчеләргә, мөслимәләр бүлеге җитәкчесе Хания абыстай Гафиятуллинага һәм әлеге бүлек вәкилләренә зур рәхмәтен белдерә.
Югары Осланда "Әбиемнең күңел сандыгы һәм мөнәҗәтләр" кичәсе үтте
06 март 2020 ел 09:39
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт, “Хәләл” стандарты буенча Комитет һәм Роскачество башлыклары килешү имзалады
12 февраль 2024 ел 16:48
«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы – хәзер Коръән уку өчен tanzil.net сайтында
12 февраль 2024 ел 09:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы