Югары Осланда "Әбиемнең күңел сандыгы һәм мөнәҗәтләр" кичәсе үтте

06 март 2020 ел 09:39
Югары Осланда "Әбиемнең күңел сандыгы һәм мөнәҗәтләр" кичәсе үтте

Бүген Югары Ослан мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә "Әбиемнең күңел сандыгы һәм мөнәҗәтләр"  дигән кичә үтте. Әлеге кичә Бөек Ватан сугышның  75 еллык Җиңү көненә багышланган иде. Чаралар Корьән укып, сугыш чорларында вафат булганнарга дога белән башланды, катнашучыларга күркәм вәгазьләр сөйләнде. Сандык эченнән чыккан дәү әти, дәү әниләрнең сугыш елларыннан  бирле сакланган тарихи истәлекләре белән , аларга багышланган мөнәҗәтләр белән үрелеп барды, катнашучыларга мөхтәсибәт тарафыннан "Хозур" нәшрияте бастырган китаплар, бүләкләр таратылды. Әлеге чаралар намазлар укып, догалар кылып, өстәлләр артында тәмле чәйләр белән төгәлләнде. Мөхтәсибәт бу күркәм чараларга матди ярдәм итүчеләргә, мөслимәләр бүлеге җитәкчесе Хания абыстай Гафиятуллинага һәм әлеге бүлек вәкилләренә зур рәхмәтен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы