Буада балалар намаз уку бәйгесендә көч сынашты

10 март 2020 ел 11:05
Буада балалар намаз уку бәйгесендә көч сынашты

Рәҗәб аеның 14-нче көнендә (9-нчы мартта) Буа мөхтәсибәте районның “Госман” мәчетендә I сыйныфтан алып IX сыйныфка кадәр укучы малайлар һәм кызлар арасында “Намаз уку бәйгесе” оештырды. Әлеге чарада башлангыч һәм урта мәктәп укучылары көч сынашты. Катнашучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән Буа шәһәренең “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов мөрәҗәгать итте һәм имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәновның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Буа мәдрәсәсе мөдире урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов шәкертләргә уңышлар теләп бәйгене башлап җибәрде.

Балаларның чыгышларын мәчет имамнары бәяләде. Бәйге өч номинациядә узды. Беренче номинациядә катнашучы кече яшьтәге мәктәп балалары азан, камәт әйттеләр һәм намазның рөкеннәрендәге хәрәкәтләрне күрсәттеләр. Икенче номинациядә катнашучылардан барлык сүрәләр һәм догалар белән кычкырып намаз укып күрсәтү таләп ителде. Ә югары сыйныф укучылары югарыда әйтелгәннәрне күрсәтеп кенә калмадылар, намазның эчке һәм тышкы шартлары буенча сорауларга җавап бирделәр.

Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән шатландырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы