Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды

10 март 2020 ел 13:28
Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды

Бүген, Рәҗәб аеның 15-нче көнендә (10-нчы мартта), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Җыелышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Әлеге утырышта Татарстан казыйлары татар исемнәре сүзлеген төзү буенча фикер алышты. Бу мәсьәләнең әһәмиятен билгеләп, Җәлил хәзрәт түбәндәге фикерләрен җиткерде:

– Татар исемнәрен карау буенча бүген казыйлар белән икенче тапкыр җыелдык. Бүгенге көндә балаларга кушарга яраклы исемнәр китабын булдыруны максат итәбез. Бу безнең алдыбызга нилектән шулай мөһим мәсьәлә булып килеп басты соң? Беренчедән, нәзарәт “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”не эшләп раслады. Әлеге нигезләмәдә балага исем кушу тәртипләре урын алды. Аннары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты республика мәчетләре өчен никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләрен әзерләп бастырды. Барысы да тәртипкә китерелде, хәзер исем кушу кенәгәсенә язар өчен шәригатькә муафыйк һәм бүгенге көн таләбенә туры килгән исемнәрне барларга кирәк. Шул ук вакытта, тарихи үткәнебезне дә онытмау тиешле, чөнки тарихи исемнәребез бик күп, аларны сакларга кирәк. Менә шуларны искә алып, исемнәрне карау буенча икенче утырышка җыелдык. Хәзерге вакытта китапның яртысына җиттек. Казыйлардан соң әлеге басманы Голәмалар шурасы карап, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин раслаганнан соң, “Хозур” нәшриятына бастырырга тәкъдим итәргә мөмкин булачак.

Киләсе утырышка казыйлар татар исемнәре сүзлеген төзү буенча эшне дәвам итәргә, шулай ук гарәп һәм фарсы телләре буенча белгечләрне чакырырга килеште. Моннан тыш, казыйлар нәзарәт тарафыннан бастырылып чыгарылачак китапка яңа, матур мәгънәле исемнәрне кертергә, исемнәрне орфографик яктан дөрес язарга, кулланучылар өчен китапны уңайлы итеп төзү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы