Нәзарәттә мәдрәсәләрнең уку әдәбияты исемлеген баету буенча чираттагы утырыш узды

10 март 2020 ел 16:54
Нәзарәттә мәдрәсәләрнең уку әдәбияты исемлеген баету буенча чираттагы утырыш узды

Бүген, Рәҗәб аеның 15-нче көнендә (10-нчы мартта), мөфтияттә Татарстан мәдрәсәләренең уку әдәбияты исемлегенә үзгәрешләр кертү буенча чираттагы киңәшмә узды. Җыелыш республикабыз мөфтие, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе, Казан ислам университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин һ.б. катнашында узды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин хәзерге вакытта “Дини оешмалар өчен дин әһелләре һәм хезмәткәрләр әзерләү” юнәлеше буенча Татарстан мәдрәсәләрендә башлангыч һәм база әзерлеге буенча булдырылган дини әдәбият исемлеге белән таныштырып үтте һәм утырышта катнашучыларга татар дин әһелләре тарафыннан язылган хезмәтләр өстәп кертелгән, тулыландырылган әдәбият исемлеге тәкъдим итте. Әлеге исемлек инкыйлабка кадәрге татар мәдрәсәләрендә укытылган әдәбиятны күздә тотып, Татарстан мәдрәсәләрендә һәрбер фән буенча белем бирүче мөгаллимнәр тәкъдим иткән, татар дини мирасына караган чыганаклар өстәлеп төзелде.

– Мәдрәсәләребездә төп уку китаплары “Казан ысулы” буенча булсын: безнең әлифбадан алып (“Мөгаллим сәни”) Коръәнгә кадәр Казанда басылган үзебезнең китапларыбыз бар. Мирасыбыз бик бай. Меңнән артык китабыбызны “Дарул-кутуб” сайтына урнаштырдык, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Борынгы мирасыбызга ныграк якынайган саен, безнең шәкертләр гарәп телен җиңелрәк үзләштерәчәк.

Моннан тыш, мөгаллимнәргә эшне җиңеләйтү максатыннан, Рөстәм хәзрәт Нургалиев әлеге сайтта дисциплиналар буенча бүленеш булдырырга тәкъдим итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы