"Азан" радиосы төрле платформаларда "azan.fm" подкастларын эшләтеп җибәрде

11 март 2020 ел 15:08

Подкаст өчен "Азан" радиосы эфирында чыккан иң кызыклы тапшырулар сайлап алына.

Рубрикаларда ислам белән бәйле төрле темалар карала. Гаилә-хокук мәсьәләләре, намаз дәресләре, догалар, мәчетләр тарихы, күренекле мөселманнарның биографияләре, әхлакый тәрбия һәм башкалар. Мисал өчен, тыңлаучылар татар мәчете архитектурасы турында подкастның беренче эпизодын зур кызыксыну белән кабул итте.

Шулай итеп, хәзер “Азан” радиосын туры эфирда тыңлаудан тыш, күңелегезгә хуш килгән аерым сәхифәләрне «Азан» радиосы сайтының «Тапшырулар» битендә һәм azan.fm подкастлары* аша тыңларга мөмкин.

*Подкаст (инг. podcasting) ул – радио һәм телетапшырулар форматындагы аудио яки видеофайлларны Интернетта тарату. Подкаст технологиясе шуннан гыйбәрәт: mp3 форматында язылган радиотапшырулар интернет аша сезнең компьютерга йөкләнелә. Сез үзегезгә ошаган тапшыруны уңайлы вакытта тыңлый аласыз. Моның өчен кулай булган платформаны гына сайларга кирәк. Хәзерге вакытта azan.fm подкастлары түбәндәге платформаларда чыга:

Вконтакте: https://vk.com/podcasts-66011159

Apple Podcasts: https://podcasts.apple.com/ru/podcast/azan-fm/id1497725966

Яндекс.Музыка: https://music.yandex.ru/album/9921209

SoundCloud: https://soundcloud.com/user-151685480

“Азан” радиосы – татар һәм рус телләрендә тәүлек буе эшләүче мөселман онлайн-радиостанциясе. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты медиаресурслары структурасына керә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана