Мөфтияттә дини җырларны торгызу хакында сөйләштеләр

12 март 2020 ел 15:09

Бүген, Рәҗәб аеның 17-нче көнендә (12-мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган алып баручы Марсель Әхмәдуллин һәм дини җырлар башкаручылар – Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев һәм Вәли Фазлыйәхмәтов белән очрашты.

Марсель Әхмәдуллин “Рухи моң” проекты белән таныштырды: “XXI гасырда, глобальләшү чорында, дин һәм милли кыйммәтләрне саклау мәсьәләләренә аеруча игътибарлы булуыбыз сорала. Без, яшь һәм иҗади интеллегенция вәкилләре буларак, дини җырлар башкару сәнгатен торгызырга телибез. Татар мәкамен, традицион мөнәҗәт жанрын киң массага җиткерү таләп ителә. Шул максаттан, программа төзү өстендә эш алып барабыз, әлеге чараларга күпләгән танылган башкаручыларны җәлеп итәргә ниятлибез”, – дип, мөфти хәер-фатыйхасын, киңәшләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Мөфти хәзрәт “Рухи моң” проектын хуплады һәм автор-башкаручыларның чыгышлары, хәзрәтләрнең вәгазьләреннән торган программаны ясап бетергәннән соң, аның белән татарлар яшәгән төбәкләргә дә чыгу буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Марсель Әхмәдуллин аңлатып узганча, беренче программа белән чыгышлар Казанда май ахырында көтелә. Театральләштерелгән тамашадан һәм концерт номерларыннан торган чыгышлар динебезне саклап китереп җиткергән әби-бабаларыбыз рухларына багышланачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана