Мөфти I Бөтенроссия ришвәтчелеккә каршы яшьләр форумы эшендә катнашты

12 март 2020 ел 16:22
Мөфти I Бөтенроссия ришвәтчелеккә каршы яшьләр форумы эшендә катнашты

Бүген, Рәҗәб аеның 17-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «PROкоррупцию ПРОсто» дип аталган I Бөтенроссия яшьләр форумында катнашты. Әлеге чарада ТР дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, Дәүләт Советы депутатлары, республикабызның югары уку йортлары вәкилләре, бизнес-структуралар җитәкчеләре, шулай ук ТР Яшьләр хөкүмәтеннән, Иҗади яшьләр академиясеннән, ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасыннан һәм башка яшьләр иҗтимагый оешмаларыннан 140 кеше катнашты.

Әлеге форум кысаларында РФ субъектларының яшьләр хөкүмәте һәм яшьләр оешмалары активистлары ришвәтчелеккә көрәш буенча иҗтимагый оешмалар эшен тәкъдир иттеләр. Форум Россиядә яшьләр арасында ришвәтчелек проблемасын уртак хәл итүнең башлангыч ноктасы булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы