Бүген, Рәҗәб аеның 19-нчы көнендә (14-нче мартта) Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте” дип исемләнгән V Халыкара фәнни-гамәли конференция үтә.
Конференция эшендә Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәт хәзрәт Гайфуллин, Татарстанның Кама буе төбәге казые һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, сәясәт фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ринат Патеев, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Мәскәү лингвистика университетының фәлсәфә фәннәре кафедрасы мөдире Айдар Каюмов, фән докторы, Мерсинский университеты профессоры Дүрмүш Гали Арслан һәм башкалар катнаша.
Конференция “Ислам һәм фән”, “XXI гасырда конфессияара хезмәттәшлек”, “Патриотлык тәрбияләүдә рухи традицияләрнең роле”, “Яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләүнең нигезе буларак дин”, “Хәзерге Россия җәмгыятенең кыйммәтләре системасында дин” кебек темаларга багышлана.
Конференция үз эшен унынчы яртыда (09.30) башлап җибәрде.