Казанда Рамазан алдыннан “Чиста мәчет” акциясе уза

16 март 2020 ел 10:56
Казанда Рамазан алдыннан “Чиста мәчет” акциясе уза

Кичә, Рәҗәб аеның 20-нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлары "Чиста мәчет" акциясе кысаларында изге Рамазан ае башланганчы Залесный бистәсендә урнашкан "Мәүлид" мәчетендә өмә үткәрде. Әлеге изге эштә 15 кеше катнашты.

Кызлар бөтен тәрәзәләрне, стеналарны, идәннәрне юды, тузан сөртте, ә балалар аларга чиләк белән су ташыды, чүп-чар тутырылган капчыкларны чыгарырга булышты. Егетләр мәчет янәшәсен тәртипкә китерде. Төш вакытына эш төгәлләнде. Аннары, намаз укыганнан соң, мәчет имам-хатыйбы Радик хәзрәт Фазлиев яшьләргә вәгазь укыды, шулай ук мәчет төзелү тарихын сөйләде. Очрашу ахырында чәй мәҗлесе узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге акция кысаларында яз башыннан мөселман яшьләр активы вәкилләре Казанның "Рамазан", "Мәдинә" һәм "Гаилә" мәчетләрендә өмә үткәрде.

Бу атнаның ял көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге барлык теләүчеләрне ике мәчеттә өмәдә катнашырга чакыра: 21-нче март көнне “Зәңгәр” (Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы, 8/19) һәм 22-нче март көнне “Ихлас” (Лаеш, Усад бистәсе) мәчетләрендә.

Әлеге изге эштә катнашырга теләүчеләр түбәндәге сылтама буенча элемтәдә була ала: https://chat.whatsapp.com/InFioFkMiQMLOHWw6k6FK1 . Өмә иртәнге тугызда (09:00) башлана. Үзең белән 1 чиләк, чүпрәк, губка, сабын алып килү хуплана. ⠀

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Миңа өммәттәшләрем өчен әзерләнгән әҗер-саваплар күрсәтелде, алар арасында хәтта кеше мәчеттән алып чыккан тузан бөртеге өчен дә савап бар иде”.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул итсен!

Исегезгә төшерәбез, “Чиста мәчет” акциясе 2017-нче елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә анда катнашу өчен яшьләр арасыннан ике йөзләп мөселман-волонтёр җәлеп ителде, алар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Татарстан мәчетләрендә өмә үткәрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы