Мөфти “Мөхәммәдия” шәкертләренә нәсыйхәтләрен җиткерде

17 март 2020 ел 14:11
Мөфти “Мөхәммәдия” шәкертләренә нәсыйхәтләрен җиткерде

Бүген, Рәҗәб аеның 22-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашты. Әлеге очрашу әңгәмә форматында узды. Гыйлемгә омтылган шәкертләр беренче чиратта мөфтидән Коръәнне өйрәнү һәм ятлау буенча киңәшләр сорады. Камил хәзрәт Казанда һәм чит төбәкләрдә тәхфиз юнәлешендә эшләүче үзәкләрнең тәҗрибәсе белән таныштырды, Коръәнне тулысынча ятлап чыгу өчен дөрес нияткә, зур тырышлыкка ия булу кирәклеген белдерде. Моннан тыш, очрашу барышында республикада хафиз булырга теләүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр тудырылуын, даими рәвештә Коръән бәйгеләре уздырылуын ассызыклап узды. Моннан тыш, мөфти хәзрәт Коръән түгәрәкләре оештыру буенча тәкъдимнәре белән уртаклашты: “Без яшьтән балаларга Изге Китапка мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез. Әлбәттә, балалар белән эшләү өчен яхшы остазлар кирәк. Коръәнне өйрәнү ике юнәлештә алып барылырга тиеш: Коръән укырга өйрәтү һәм аны яттан өйрәтү. Әти-әниләр балаларын яхшы остазларга бирәчәк. Мәчетләрдә Коръән өйрәнеп, ятлап утыручы балалар – бик матур күренеш, алар беркемгә комачауламый. Бер намаз белән икенче намаз арасында балалар остазга килеп ятлаган аятьләрне, сүрәләрне остазга тапшыралар һәм шул рәвешчә алга таба баралар. Хафизлар үзләре дә кабатлыйлар. Аллаһы Тәгаләнең Китабын хәтердә йөрткән, саклаган кеше беркайчан да югалмаячак”.

Алга таба мөфти хәзрәт шәкертләрнең укудагы уңышлары белән танышты, киләчәккә планнарын сорады. Камил хәзрәт яшьләргә үзенең киңәшләрен биреп, катнашучыларны “Хозур” нәшрияты эшчәнлеге белән таныштырып үтте. “Нәшриятыбыз җиде ел эчендә 250 төрле исемдәге китап бастырды, бүгенге көндә беренче мөселман телевидениесе “Хозур ТВ” уңышлы эшли. Киләчәктә аерым татар һәм рус телләрендә сөйләүче канал булдырырга ниятлибез”, – диде ул. Моннан тыш, студентлар хәләл ашамлыклар җитештерү нечкәлекләренә, сату-алу мөнәсәбәтләренә кагылышлы, ислам финанслары буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Егетләр һәм кызлар, үз чиратында, Казанда белем күтәрү курслары, ачык лекцияләр, мөселман галимнәре белән очрашулар үткәрү буенча тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Әңгәмә бүгенге очрашуда катнашкан һәр кеше өчен дә файдалы булды.

Очрашуда нәзарәтнең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников, фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин катнашты. Алар шулай ук эшчәнлек тәҗрибәләреннән чыгып нәсыйхәт сүзләрен җиткерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы