“Хозур” нәшрият йорты “Күңел бакчасы” китабын нәшер итте

17 март 2020 ел 08:49
“Хозур” нәшрият йорты “Күңел бакчасы” китабын нәшер итте

“Хозур” нәшрият йорты Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Күңел бакчасы” дип исемләнгән китабын нәшер итте. 

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның әлеге китабында гаилә кору, мөселман гаиләсе, гаиләне саклау мәсьәләләре күтәрелә. Беренче өлештә автор бәхетле һәм бәрәкәтле гаиләнең нигезе иман булуын ассызыклый, һәр гаиләнең Аллаһы Тәгалә ризалыгын алырлык итеп яшәвен тели. 

Китапның икенче өлешендә Локман Хәким нәсыйхәтләре бәян ителә. Локман Хәким Давыт (г-м) вакытында яшәгән булса да, нәсыйхәтләрендә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көн өчен дә бик актуаль. Алар безне уйланырга мәҗбүр итә, тормышыбызга башка күзлектән карарга мөмкинлек бирә.

Өченче өлештә автор укучыны үзенең остазлары белән таныштыра. Алар мисалында мөселман гаиләсе, тәрбия, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте кебек темаларны киңрәк ача.

Әлеге китапны “Хозур”ның фирма кибетеннән һәм Интернет аша да алырга мөмкин:

Кибет: Казан, Тукай ур., 36. Тел.: +7 (903) 305-45-43

Склад: Казан, Газовая ур., 14. Тел.: +7 (966) 250-00-09

Интернет кибет: huzurshop.ru/

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы