Мөфти “Зәкят” хәйрия фондында булып китте

19 март 2020 ел 15:54
Мөфти “Зәкят” хәйрия фондында булып китте

Бүген, Рәҗәб аеның 24-нче көнендә (19-нчы мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондында булып китте, аның хәйрия эшчәнлеген һәм проектларын, фондка килгән мохтаҗлар өчен тудырылган шартларны бәяләде.

Фонд Габдулла Тукай урамы, 89-нчы йортта урнашкан тарихи бинада урнашкан. Ул XIX гасырда төзелгән һәм бертуган Юнысовларның мөселман балалар приюты булып хезмәт иткән. Бүген ул кабат мөселман өммәте файдасына хәйрия эшчәнлеген башкару өчен “Зәкят” фонды тарафыннан файдалана. Әлеге бина физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә яраклаштырылып, шул ук вакытта мәдәни мирас объектының үзенчәлекле архитектурасын, эчке бизәлешләрен саклап реставрацияләнгән. Хәзерге вакытта бинада җиһазландыру һәм махсус җайланмалар урнаштыру эшләре башкарыла.

“Зәкят” хәйрия фонды бинада үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәят” үзәге программаларын тормышка ашырырга ниятли. Биредә «үзенчәлекле» балаларга физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, аларны социальләштерү, әти-әниләрен ял иттерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылачак. Бинаның барлык керү-чыгу ишекләре, юыну, тәһарәт алу урыннары коляска белән килүчеләрне истә тотып эшләнгән. Монда авыру балаларны тернәкләндерү (реабилитация) бүлмәләре булачак. Хәзерге вакытта үзенчәлекле балалар шөгыльләнәчәк бүлмәләр кирәкле әсбаплар белән җиһазландырыла: бирегә “коры бассейн”, массаж өстәле, аутизм белән интегүче балалар өчен махсус җайланмалар кайтартылган.

Моннан тыш, бинаның беренче катында кием-салым, аяк киеме, йорт кирәк-яраклары, балалар һәм инвалидлар коляскалары, көнкүреш химиясе һ.б. бушлай тарату һәм кабул итү пункты эшли. Алар барлык төр мохтаҗлар өчен – аз керемле, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр, төрле бәла-казалар кичерүчеләр, янгыннан зыян күрүчеләр, йорт-җирсез калучылар, мескеннәр, акчасыз калган мосафирлар өчен таратыла.

Камил хәзрәт Сәмигуллин биредә кабинетларның урнашу тәртипләре белән танышты, үзенчәлекле балалар өчен тудырылган шартларны карады, “Зәкят” фонды тарафыннан яңа бинада оештырылачак чаралар буенча үзенең киңәш һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы