Казанда “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы аудиоформатта чыкты

23 март 2020 ел 11:11
Казанда “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы аудиоформатта чыкты

Татарстан мөфтияте “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының аудиоверсиясен әзерләп чыгарды. Халык арасында зур популярлык казанган хезмәт “Хозур” нәшрият йортының “Азан” радиосында тавыш белән яздырылды. 40 сәгатьлек аудиоязманы танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыды. Хәзерге вакытта “Азан” радиосы командасы нәзарәтнең рус телендә дөнья күргән “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасының аудиоверсиясен дә әзерләү өстендә эшли. Моннан тыш, “Хозур” нәшрияты Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен төрле зурлыкта, шул исәптән кесә форматында да әзерләргә ниятли.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” фундаменталь хезмәтләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре. Алар узган елны – Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора. Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Коръәнне шундый рәвештә татар һәм рус телләренә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, тел галимнәреннән, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең  иҗтимагый оешмаларыннан, Диния нәзарәтләреннән алынды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100