Бөгелмә мөхтәсибәте Татарстанда балалар арасында дистанцион вәгазь бәйгесе игълан итә

26 март 2020 ел 13:38
Бөгелмә мөхтәсибәте Татарстанда балалар арасында дистанцион вәгазь бәйгесе игълан итә

Бөгелмә мөхтәсибәте, яшүсмерләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирүне үстерү максатыннан, дистанцион формада “Минем вәгазем” бәйгесен уздыру турында хәбәр итә. Әлеге чара 15 яшькә кадәр балалар арасында үткәрелә. Бәйгенең шартлары буенча, әти-әниләр, баланың вәгазен видеога төшереп, 15-нче апрельгә кадәр bugulma-muhtasibat@mail.ru электрон почтасына яки +79397361461, +79196275966 телефон номерларына җәбәрергә тиеш. Бәйге таләпләренә килгәндә, видеовәгазьләр өч-дүрт минуттан артмаска тиеш. Чыгышта Коръәннән бер аять һәм, чыганагын күрсәтеп, бер хәдис кулланылырга тиеш. Шулай ук катнашучының киеме ислам кануннарына туры килү шарт. Бәйге малайлар һәм кызлар арасында ике яшь төркемендә узачак: 6-9 яшьлекләр һәм 10-15 яшьлекләр.

“Минем вәгазем” бәйгесендә катнашу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә: “Әти-әниләрне хөрмәтләү”, “Компьютерның файдасы һәм зарары”, “Рамазан аеның өстенлекләре”, “Исламда канәгатьлек”, “Өлкәннәргә ихтирам”. Эшләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Видеоязмаларның бәяләгәндә башкару осталыгына, дикциягә, ачык яңгырашка, интонацияләрнең дөреслегенә һ.б. игътибар ителәчәк. Бәйгедә катнашучыларның чыгышлары биш баллы система буенча бәяләнәчәк. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр, сертификатлар тапшыру көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы