Чирмешән районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды

27 март 2020 ел 08:51
Чирмешән районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды

Кичә, Шәгъбан аеның 2-нче көнендә (26-нчы мартта), Чирмешән Үзәк мәчетендә ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров һәм авыл җирлекләре имамнары катнашында Чирмешән районы имамнары җыелышы узды. Җыелышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә районда дини җитәкче – имам-мөхтәсиб сайлау иде.

Моңа кадәр Чирмешән районы имам-мөхтәсибе вазифаларын Минсәгыйр хәзрәт Миншин башкарган иде, әмма хәзерге вакытта, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә һәм үз теләге белән хәзрәт район мөселманнары башлыгы вазифасын башкару вәкаләтләрен үз өстеннән төшерде. Киңәшмәдә ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Минсәгыйр хәзрәт эшчәнлегенә югары бәя бирде, бердәм хезмәттәшлеге өчен рәхмәтен белдерде һәм тизрәк савыгуын теләде.

Мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров имам-мөхтәсиб вазыйфасына кандидат буларак Рамил хәзрәт Ибраһимовны тәкъдим итте. Имамнар каршында аны таныштырып, Равил хәзрәт аның күпьеллык уңышлы дини эшчәнлеген һәм хезмәт юлы үтүен билгеләп үтте, бу исә имам-мөхтәсибнең җаваплы вазыйфасында, һичшиксез, зур әһәмияткә ия. Җыелыш барышында Рамил хәзрәт Ибраһимов Чирмешән районы имам-мөхтәсибе итеп бертавыштан сайланды.

Җыелышта Равил хәзрәт Зөфәров яңа сайланган имам-мөхтәсибкә Татарстанда Ислам һәм өммәт үсеше өчен хезмәт итүдә уңышлар теләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы