Ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә Нәзарәтнең "Зәкят" фонды азык-төлекне өйләренә китереп тапшырды

31 март 2020 ел 14:58

Бүген, Шәгъбан аеның 7-нче көнендә (31-нче мартта), ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, Татарстан территориясендә гомуми изоляция режимын кертү сәбәпле өйләреннән торган һәм азык-төлек алырга кибеткә чыгарга мөмкинлеге булмаган, Казанда яшәүче 50 өлкән яшьтәге ялгыз кешегә азык-төлек җыелмалары таратты. Әлеге җыелмага он, төрле ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, куертылган сөт, шикәр комы, макарон һәм чәй керде. Ашамлыкларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды өлкәннәргә бушлай тапшырды.

Иртән ихтыярчылар азык-төлекне пакетларга тутырды. Моннан тыш, азык-төлекне таратуга автомобильле яшь волонтерлар да кушылды, алар аны үз транспорт чаралары ярдәмендә өлкәннәрнең өйләренә таратты. Эшкә керешер алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды хезмәткәрләре һәр волонтерны битлекләр, перчаткалар, антисептиклар белән тәэмин итте, шулай ук изоляция чорында җыелмаларны таратканда үз-үзеңне тоту шартлары буенча инструктаж үткәрде.

22 яшьлек ихтыярчы Басыйр Гобәйдуллин мессенджерлардагы төркемнәр аша акция турында белгән:

– Мин ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «I’MAN» яшьләр клубы дәресләренә йөрим. Безнең куратор әлеге акция турында мәгълүматны төркемгә җибәрде. Изоляция чорында бу аеруча изге эш. Шуңа күрә ярдәмгә ашыктым.

Адреслар бүленгәннән соң, һәр ихтыярчы Казанның билгеле бер районына юнәлде. Ялгыз әбиләр һәм бабайлар бу эштә катнашучыларның һәрберсенә рәхмәтләрен җиткерде.

72 яшьлек Нина Пожакова волонтерларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

— Мин үзем генә яшим, күптән түгел генә йөрәккә операция кичердем. Хәзер йөрүе авыр, ярдәмегез өчен зур рәхмәт.

Шифа ханым Хөснетдинова, өлкән яшьтә булганлыктан, шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү режимын үти һәм өйдән чыкмый:

— Әле күптән түгел генә иремне җирләдек, хәзер ялгыз калдым. Олы яшемдә булуга карамастан, мөмкин кадәр үзем мәчетләрдә изге эшләрдә катнашырга тырыштым, ә хәзер өйдә булырга кирәк. Ярдәмегез өчен рәхмәт!

Хөрмәтле дин кардәшләребез! ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек җыелмалары сатып алуга иганә җыюны игълан итте.

Әгәр дә бу изге эштә катнашасыгыз килсә, сез Саклык банкының 4817 7601 6652 0787 номерлы картасына акча күчерә аласыз (картаның хуҗасы – «Зәкят» фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна).

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».
Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана