Татарстан мәхәлләләрендә коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә Коръәнне хәтем кылдылар һәм дога укыдылар

03 апрель 2020 ел 11:49
Татарстан мәхәлләләрендә коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә Коръәнне хәтем кылдылар һәм дога укыдылар

Бүген, мөбарәк җомга көнендә Татарстан мәхәлләләрендә Коръәнне тулысынча укып чыгу — хәтем кылу тәмамланды. Хәтем Татарстан өммәтенең Аллаһы Тәгаләгә коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә рухи кардәшлек күрсәтеп һәм берләшеп мөрәҗәгать итү буларак кылынды. Сүрә арты сүрә укып, Коръән укучылар Кәлам Шәрифне берничә көн эчендә укып чыктылар һәм аны дога кылып тәмамладылар. Догаларында алар Аллаһы Тәгаләдән бөтен дөнья мөселманнарын һәм барлык татарстанлыларны коронавирус йоктырудан якларга, авыруларга шифа бирүне һәм Татарстанның һәрбер гаиләсе өчен иминлек сорады.

Монанн тыш, бүген Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты. Алар бергә республикада яшәүче мөселманнар һәм православие вәкилләренә уртак мөрәҗәгать белән чыктылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан өммәтенә карата мөрәҗәгатьләрнең берсендә мөфти мөселманнарны үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә һәм Аллаһы Тәгаләгә гөнаһларның гафу ителүен, бөтен дөнья мөселманнары өчен иминлек сорап дога кылырга чакырды. Моның өчен түбәндәге сүзләрне кабатларга мөмкин:

اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْبَرَصِ، وَالْجُنُونِ، وَالْجُذَامِ، وَمِنْ سَيِّئِ الأَسْقَامِ

Укылышы: Аллаһүммә инни әгузу бикә минәл барасы, вәл җүнүни, вәл җүзами, вә мин сайи-ил әскам.

Мәгънәсе: «Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән (хроник инфекцион авыру) һәм начар авырулардан саклавыңны сорыйм”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы