Арча мөхтәсибәтендә “Игелек кыл” хәйрия акциясе старт алды. Әлеге башлангыч кысаларында мөхтәсибәт шәһәр администрациясе белән берлектә Арчада яшәүче 50 ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр өчен азык-төлек җыелмаларын таратуны оештырды — үз-үзеңне читләштерү буенча гомум кабул ителгән режим аркасында алар азык-төлекне кибеткә чыгып алу мөмкинлегенә ия түгел. Өләшенгән азык-төлек җыелмасына ярмалар, көнбагыш мае, куертылган май, сгущенка, шикәр, макарон һәм чәй керде. Билгеләп үтик, җыелмалар бушлай бирелде.
Ашамлыкларны таратуга шулай ук шәхси машинасы булган волонтёрлар да кушылды, алар азык-төлекне әби-бабайларның өйләре буенча таратып йөрде. Эшкә керешер алдыннан мөхтәсибәт хезмәткәрләре һәр волонтерны битлекләр, перчаткалар, антисептиклар белән тәэмин итте, шулай ук үз-үзеңне читләштерү режимы шартларында азык-төлек өйләргә өләшеп йөрү буенча инструктаж уздырды. Акциядә катнашырга теләүчеләр акчалата ярдәм күрәсәтә ала:
Карта Сбербанка 4276 6200 3471 0990 Указать назначение (Дари Добро). Мусульманская религиозная организация -Мухтасибат Арского района -Духовного управления мусульман Республики Татарстан.
ИНН:1609004363
ОГРНИП:1031659002638
Юридически адрес:ул.Галактионова 38 а
Телефон:8843 663-18-68
Номер расчетного счета:
40703810000210006379 АКБ «Ак-Барс»Банк ул.Большая,7.
Корреспондентский счёт банка:30101810000000000805
БИК:049205805
Указать назначение (Дари Добро).
“Ярдәм” хәйрия фонды “Тормыш юлы” социаль проекты кысаларында шулай ук мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтә. Көн саен волонтерлар сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә һәм ятимнәргә кайнар ризык белән ланч-бокслар тарата. Әгәр кеше авыр хәлдә калган һәм ашарга пешереп ашарга мөмкинлеге юк икән, ул, 8 (843) – 258-07-78 телефоны аша шылтыратып, кайнар ризык китерүләрен сорый ала. Әгәр дә сезнең бу проектны гамәлгә ашыру өчен фондка ярдәм итәргә ниятләсәгез, сез шулай ук мохтаҗларга ярдәм итү өчен акча җибәрә аласыз:
Карта Сбербанка 4276 6200 3466 6796.
ФИО: Исмагилов Ильгам Фатхирахманович.
Карта Сбербанка прикреплена к номеру телефона +79600480778.
Реквизиты Национального исламского благотворительного фонда «Ярдэм»: НИБФ «Ярдэм» ИНН 1658087725 КПП 165801001 ОГРН 1071600003530 БИК 049205603 р/с 40703810562000000971 к/с 30101810600000000603 в Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк.
Назначение платежа: «Благотворительная помощь на кормление малоимущих».
Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» хәйрия фонды да мохтаҗлар өчен азык-төлек таратуда бушлай ярдәм күрсәтә. Бу проектларга акчаны Саклык банкы картасы номеры буенча 4817 7601 6652 0787 (карта хуҗасы — "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна) җибәрергә мөмкин.
Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».
Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!