Татарстан мөселманнары бөтен дөнья өммәтенә кушылып эпидемия нисбәтеннән дога кылды

10 апрель 2020 ел 13:21
Татарстан мөселманнары бөтен дөнья өммәтенә кушылып эпидемия нисбәтеннән дога кылды

Бүген, изге җомга көнендә, Татарстан мәчетләре имамнары бөтен дөнья мөселманнары белән берлектә эпидемия нисбәтеннән гомум дога кылды. Әнә шул рәвешле, кешелек дөньясы өстендә үлемгә китерүче зәхмәт авыру — коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казахтсан мөфтиятенең башлангычына — планетаның барлык почмакларында бер үк вакытта дога кылуга кушылды. 

Татарстанның мөселман дин әһелләре, мәдрәсә мөгаллимнәре, Коръән укучылар, шулай ук халыкка кичектергесез гыйбадәтләрне башкарырга булышучы һәм мәчетләрнең сакланышын күзәтүче имамнар һәм мөәзиннәр Татарстан мөфтиенең мөрәҗәгатен хупладылар һәм өйлә намазыннан соң, бөтен татарстанлыларга һәм мөселманнарга Раббыбызның ярдәме, рәхмәте, иминлеге һәм шифасы килүен сорап, дога кылдылар.

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе исә урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белән бергә ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә дога укыды.

Дин кардәшләребезне доганы калдырмаска һәм түбәндәге сүзләрне кабатларга чакырабыз:

اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْبَرَصِ، وَالْجُنُونِ، وَالْجُذَامِ، وَمِنْ سَيِّئِ الأَسْقَامِ

Укылышы: Аллаһүммә инни әгузу бикә минәл барасы, вәл җүнүни, вәл җүзами, вә мин сайи-ил әскам.

Мәгънәсе: «Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән (хроник инфекцион авыру) һәм начар авырулардан саклавыңны сорыйм”.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы