Казанда яшәүче өлкән яшьтәге имамнарга "Зәкят" хәйрия фонды азык-төлек таратты

13 апрель 2020 ел 09:13
Казанда яшәүче өлкән яшьтәге имамнарга "Зәкят" хәйрия фонды азык-төлек таратты

Пандемия аркасында куркыныч астында калган һәм үзе-үзеңне җәмгыятьтән читләштерү чаралары кертелү сәбәпле өйдән чыгып китә алмаган Казанда яшәүче өлкән яшьтәге имамнарга шушы көннәрдә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтелде. Диния Нәзарәтенең "Зәкят" Хәйрия фонды  30 хәзрәтнең өенә азык-төлек җыелмаларын бушлай китереп тапшырган. Күчтәнәчләр җыелмасына он, ярма, май, консервалар, шикәр, макарон, хөрмә җимешләре, чәй һ.б. кертелгән. 

Продуктлар өлкәннәргә җыелган сәдакалар исәбенә таратылды, аларны битараф булмаган кешеләр махсус шушы акция өчен фондка тапшырды. Акцияне тормышка ашыруда шулай ук шәхси автомибильләре булган яшь автоволонтерлар да актив катнашты. Эшкә керешер алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәрләре һәрвакыттагыча барлык ихтыярчыларны битлекләр, перчаткалар, антисептик белән тәэмин иттеләр һәм үзеңне читләштерү режимы шартларында азык-төлек өйләргә өләшеп йөрү буенча инструктаж уздырды. 

Акциядә катнашырга теләүчеләр матди ярдәм күрәсәтә ала: акчаны Саклык банкы картасы номеры буенча 4817 7601 6652 0787 (карта хуҗасы — "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна) җибәрергә мөмкин.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».
Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы