Ютазы районының Иске Каразирек авылында янган мәчет урынында төзелеш эшләре башланды. Бинаны торгызу өчен, битараф булмаган мөселманнар ярдәме белән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды бер атна эчендә 400 мең сумга якын акча җыйды. Ә мөхтәсибәт үз көче белән өстәп тагын 300 мең сум җыя алды. Шулай итеп, гомумән алганда, мәчетне төзекләндерү эшләренең беренчел этабына 700 000 сум җибәрелде. Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелә, ул вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып калган. Мәчетне Ураза гаетенә төзекләндереп бетерү ниятләнә. Бу изге эш өчен акча җыю дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, 4 апрель көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыккан. 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күргән һәм тулысынча диярлек янып беткән. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт иткән.
Хөрмәтле мөселманнар, дин кардәшләребез! Бу көннәрдә, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, мәчетләр игътибарсыз кала. Әмма, Ин шә Аллаһ, эпидемия чигенәчәк, һәм без кабаттан Раббыбызга үзебезнең борчу-мәшәкатьләребез турында мөрәҗәгать итү өчен мәчетләребезгә юнәләчәкбез. Зинһар, Аллаһы Тәгалә йорты белән килеп чыккан күңелсезлектән читтә калмагыз. Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Кош оясы хәтле зурлыкта мәчет төзүчегә дә Аллаһы Тәгалә Җәннәттә йорт төзер». Бергә ярдәм итик!
Финанс ярдәмен түбәндәге реквизитлар ярдәмендә күчерергә мөмкин:
1. Карта СБ 63900 262901 4626229 на имя Альметова Ильнура Махмутовича.
2. Карта СБ 2202 2005 6594 1265 на имя Насимы Мубаракшиновны.
3. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»
Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»
Генеральный директор Марданов Булат Раифович
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.
Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.
Телефон 89872253322
Назначение платежа - "мечеть".
4. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»
Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»
Генеральный директор Марданов Булат Раифович
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ
К/с 30101810600000000603
Р/с 40703.810.3.62190000764
БИК 049205603
Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.
Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.
Телефон 89872253322
Сайт www.zakyatrt.ru
e-mail: fondzakyat@yandex.ru
Назначение платежа - "мечеть"