Рамазан турында сораулар бармы? Аларны туры эфирда шәригать белгеченә бирегез!

14 апрель 2020 ел 09:34
Рамазан турында сораулар бармы? Аларны туры эфирда шәригать белгеченә бирегез!

Иртәгә, 15 апрельдә, 15:00 сәгатьтә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Instagram социаль челтәрендә @islam_today_huzur битендә туры эфирда Изге Рамазан ае турында ачык онлайн-лекция уздырачак. Әлеге чарада спикер буларак мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые вазыйфаларын башкаручы, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, туры эфирда барлык теләүчеләр спикерга ураза тотуга кагылышлы мәсьәләләр, Рамазан аеның фазыйләтләре, уразаны бозучы төрләрдән — каза кылуны һәм кәффарәт түләүне таләп итә торган нәрсәләр турында сораулар бирә алачак. Шулай ук сорауларны инстаграм социаль челтәренең @islam_today_huzur аккаунтындагы язма астында калдырырга мөмкин. Сорауларны татар һәм рус телләрендә бирергә мөмкин.

Шунысы игътибарга лаек, тамашачылар арасында туры эфирда ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Ураза” китабы уйнатылачак. Әлеге хезмәттә Исламның биш баганасының берсе турында тәфсилләп аңлатмалар бирелә, анда шулай ук ураза тотуның барлык кагыйдәләре дә урын алган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы