Татарстан мөфтие видеоконференция рәвешендә нәзарәтнең Пленум утырышын үткәрде

21 апрель 2020 ел 13:36
Татарстан мөфтие видеоконференция рәвешендә нәзарәтнең Пленум утырышын үткәрде

Бүген, Шәгъбан аеның 28-нче көнендә (21 апрельдә), видеоконференция рәвешендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының чираттагы утырышы узды. Мондый дистанцион форматта пленум тәүге тапкыр узды, аның эшендә республикабызның барлык 48 имам-мөхтәсибе һәм 9 казые катнашты. Утырышны Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде. Көн тәртибендә төп мәсьәлә буларак Татарстан Республикасында, хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, Рамазан аена әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләләре каралды.
Пленум Коръән уку белән башланып китте. Изге Китаптан аятьләрне Яшел үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин укыды. Аннары имам-мөхтәсибләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында Рамазан аен үткәрү тәртибен искә төшерде: 24 апрель – уразаның беренче көне, 23 май – уразаның соңгы көне, 23 апрель – беренче тәравих намазы, 24 май – Ураза бәйрәме. Гает намазын үткәрү хакында нәзарәт өстәмә рәвештә хәбәр бирәчәк. 
Аннары дин әһелләре Татарстанда 2020 елның 30 мартыннан гамәлдә булган үз-үзеңне читләштерү режимы шартларында тәравих намазларын үткәрү турында фикер алышты. Шуңа бәйле рәвештә, мөфти халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны бозарга ярамавын ассызыклады. Шуңа күрә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы кабул иткән карарларга таянып, мәчетләрдә тәравих намазлары укылмаячак һәм ифтарлар үткәрелмәячәк. Мөхтәсибләр голамәләрнең барлык карарларын бертавыштан хуплады.
Камил хәзрәт шуалй ук хәзрәтләргә нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмен искә төшерде. Зәкят түләү өчен нисабны дин әһелләре 280 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Татарстан мөселманнары башлыгы чыгышыннан соң республикабыз имам-мөхтәсибләре мөфтигә районнарның Рамазан аена тулысынча әзер булуы турында хәбәр итте.
Утырыш барышында шулай ук Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та чыгыш ясады. Ул Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшинның үз теләге белән вәкаләтләрен туктатуы буенча карар кылуын хәбәр итте. Имамнар хөкеменә Җәлил хәзрәт Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые вазифаларын вакытлыча башкаручы кандидат сыйфатында Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновны тәкъдим итте. Җәлил хәзрәт Рамил аның дин өлкәсендә күпьеллык уңышлы хезмәт эшчәнлеген билгеләп үтте, бу, һичшиксез, җаваплы вазифада зур әһәмияткә ия, дип билгеләде. Җыелыш барышында Рамил хәзрәт Хөснетдинов бертавыштан Татарстан имам-мөхтәсибләре тарафыннан Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп сайланды. Моңа кадәр казый булып эшләгән Марат хәзрәт Мәрдәншинга күпьеллык намуслы хезмәте өчен мөфти ихлас рәхмәтен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы