Нәзарәттә мәдрәсә җитәкчеләренең чираттагы утырышы узды

22 апрель 2020 ел 12:59
Нәзарәттә мәдрәсә җитәкчеләренең чираттагы утырышы узды

Бүген, Шәгъбан аеның 29-нчы көнендә (22 апрельдә), видеоконференция рәвешендә мөселман һөнәри белем бирү оешмалары (мәдрәсәләр) җитәкчеләре белән Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россиянең Ислам мәгарифе советы рәисе, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин рәислегендә чираттагы утырыш узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр булып – 2020 елның 30 мартыннан гамәлдә булган үз-үзеңне читләштерү режимы шартларында уку елын тәмамлауны, чыгарылыш имтиханнарын һәм диплом эшләрен яклауны һәм мәдрәсәләр өчен электрон форматта кабул итү кампаниясен оештыру тәртипләре каралды.

Беренче чиратта, мәдрәсә җитәкчеләре дистанцион уку барышы турында сөйләп узды. Аннары хәзрәтләр диплом эшләрен яклауны оештыру буенча фикер алышты. Шулай итеп, үз-үзеңне читләштерү режимы бетерелгән очракта, көндезге формада белем алучы студентлар үз эшләрен – июльдә, ә читтән торып һәм кичке бүлектә укучылар августта яклаячак.

Әгәр үз-үзеңне читләштерү режимы озайтылса, студентлар өчен онлайн режимда диплом эшләрен яклау оештырылачак.

Моннан тыш, 2020 елның июнь ахырыннан мөселман һөнәри белем бирү оешмаларына (мәдрәсәләргә) кабул итү кампаниясе башлана. Хәзерге шартларда мәдрәсәләргә укырга керергә теләүчеләргә Россия ислам институты үрнәгендә электрон форматта документлар тапшыру мөмкинлеге бирергә дигән карар кабул ителде. Документлар кабул итү август уртасына кадәр дәвам итәчәк.

Электрон форматта документлар бирү кагыйдәләре белән http://magarifrt.ru/ порталы аша мәдрәсәләр сайтында танышырга мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы