«Хуш килдең, Рамазан!»: Татарстан мөфтияте вәкилләре якынлашып килүче изге айның үзенчәлекләре турында сөйләде

24 апрель 2020 ел 08:13
«Хуш килдең, Рамазан!»: Татарстан мөфтияте вәкилләре якынлашып килүче изге айның үзенчәлекләре турында сөйләде

Бүген - Рамазан аеның беренче көне. Берничә көн алдан, "БИЗНЕС Online" электрон газетасы мәйданчыгында "Рамазан – 2020" темасына онлайн-конференция узды.

Дин кардәшләребезнең һәм газетаның башка укучылары сорауларына Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте вәкилләре – Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Нәзарәтнең Голамәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәраков җавап бирделәр.

Хәзрәтләр якынлашып килүче быелгы Рамазан аеның үзенчәлекләре, аны Татарстанда уздыру тәртибе, ураза тоту, тәравих намазларын уку, сәдака бирү һәм зәкят түләү тәртипләре, хәйрия чаралары һ.б. турында сөйләде.

"Рамазан – 2020" онлайн-конференциясе материаллары һәм сорауларга җаваплар белән биредә танышырга мөмкин.

"БИЗНЕС Online" редакциясе фотоматериаллары файдаланылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы