Нәзарәтнең "Зәкят" фонды мохтаҗларга азык-төлек өләшүне дәвам итә

22 апрель 2020 ел 16:41
Нәзарәтнең "Зәкят" фонды мохтаҗларга азык-төлек өләшүне дәвам итә

Бүген, Шәгъбан аеның 29-нчы көнендә (22 апрельдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, Татарстан территориясендә гомуми изоляция режимын кертү сәбәпле өйләрендә торган һәм азык-төлек алырга кибеткә чыгарга мөмкинлеге булмаган, Казанда яшәүче тагын 30 өлкән яшьтәге ялгыз кешегә азык-төлек җыелмалары таратты. Әлеге җыелмага он, төрле ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр комы, макарон, чәй, как һәм кәнфитләр керде. Ашамлыкларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды өлкәннәргә бушлай тапшырды.
Азык-төлекне тарату акциягә матди ярдәм күрсәткән битараф булмаган кешеләр, шулай ук үз транспорт чаралары ярдәмендә өлкәннәннәрнең өйләренә пакетларны китереп биргән автомобильле яшь волонтёрлар ярдәме белән тормышка ашырылды. Эшкә керешер алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды хезмәткәрләре һәр волонтёрны битлекләр, перчаткалар, антисептиклар белән тәэмин итте, шулай ук изоляция чорында җыелмаларны таратканда үз-үзеңне тоту шартлары буенча инструктаж үткәрде.
Адреслар бүлеп бирелгәннән соң, һәр волонтёр Казанның билгеле бер районына юнәлде. Ялгыз әбиләр һәм бабайлар бу изге эштә катнашкан барлык кешеләргә дә күз яшьләре илә рәхмәтләрен белдерде.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ашамлыклар сатып алырга өеннән чыга алмаучы мохтаҗ ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек җыелмалары сатып алуга иганә җыюны игълан итте.
Әгәр дә бу изге эштә катнашасыгыз килсә, сез Саклык банкының 4817 7601 6652 0787 номерлы картасына акча күчерә аласыз (картаның хуҗасы – «Зәкят» фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна).
Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».
Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы