Рамазан ае уңаеннан мөфтият Татарстан колонияләрендә күчтәнәчләр тапшырды

22 апрель 2020 ел 16:52
Рамазан ае уңаеннан мөфтият Татарстан колонияләрендә күчтәнәчләр тапшырды

Бүген, Шәгъбан аеның 29-нчы көнендә (22 апрельдә), Изге Рамазан ае алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан колонияләрендәге тоткын мөселман кардәшләребез өчен күчтәнәчләр тарата башлады. Бер тонна хөрмә җимешеннән тыш, төзәтү учреждениеләрендә ураза тотучыларга 100 кг чәй дә тапшырачаклар.

Бүген имамнар 18-нче һәм 5-нче төзәтү колонияләрендә булды һәм Рамазан ае якынлашу уңае белән кардәшләребезгә чәй һәм хөрмә җимешләре тапшырды. Алга таба шушы һәм киләсе атнада сый-нигъмәтләрне тагын 7 колониягә илтәчәкләр. Шулай итеп, Татарстанның 9 колониясендәге 600-гә якын тоткын Рамазан ае дәвамында хөрмә һәм чәй белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы