Татарстан мөфтие Галиев мәчетеннән туры эфирда Коръән хәтем кылуны башлап җибәрде

24 апрель 2020 ел 14:31
Татарстан мөфтие Галиев мәчетеннән туры эфирда Коръән хәтем кылуны башлап җибәрде

Бүген, Рамазан-шәриф аеның 1-нче көнендә (24-нче апрельдә), Татарстанда Галиев мәчетеннән Коръән хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгу башланды. Коръәннең беренче җүзен Татарстан мөфтие, Коръән-хафиз Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Кәлам-шәрифне укыр алдыннан мөфти Изге Рамазан аена багышланган хәдисләр сөйләде.

Иртәгә 12:30 сәгатьтә Коръән укуны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбәрәков дәвам итәчәк. Кушылыгыз!

Исегезгә төшерәбез, Коръән хәтем кылу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты аша туры эфирда бара. Онлайн-трансляцияне көн саен 12.30 сәгатьтән «Рамазан – 2020: төп сораулар» рубрикасында карарга мөмкин. Коръән хәтем кылуны татар хафизлары башкара. Ул уразаның соңгы көнендә төгәлләнәчәк.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы