Рамазан турында «Хозур ТВ»да, «Азан» радиосында һәм Islam-Today сайтында күбрәк белешегез!!

27 апрель 2020 ел 15:28
Рамазан турында «Хозур ТВ»да, «Азан» радиосында һәм Islam-Today сайтында күбрәк белешегез!!

Изге Рамазан ае башланды! Нәзарәтнең “Хозур” телеканалы, “Азан” радиосы һәм Islam-Today порталы ай дәвамында мөһим һәм кызыклы тематик мәгълүматлар белән таныштырып барачак.

Беренче мөселман телевидениесе “Хозур ТВ”да түбәндәге тапшырулар алып барыла:

“Рамазан турында актуаль сораулар” – биредә ураза турында иң киң таралган сорауларга җаваплар бирелә.

Рус телендә «Продуктивный Рамадан» һәм татар телендә «Шифалы Рамазан» тапшыруында ураза тотучылар өчен табиб киңәшләре һәм тәкъдимнәре җиткерелә.

“Мәслихәт”тә ТР мөфтие урынбасары һәм “Кол Шәриф” мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов ураза хакында сөйли.

«Разговоры о важном» – Ислам күзлегеннән төрле төшенчәләр һәм күренешләр турында танып белү тапшырулары циклы.

"Halal LifeStyle” – биредә дөньяви һәм дини белгечләр аңлаешлы итеп хәләл (рөхсәт ителгән) һәм хәрам (тыелган) әйберләрне аңлата.

«Сүз эчендә хикмәт бар» тапшыруы – татар телендәге сүзләрнең мәгънәсенә аңлатмалар бирү, аларның килеп чыгышы, тарихы белән таныштыру.

«Ученые ислама» – мөселман дин галимнәренең тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүмат бирә.

Рамазан ае турындагы истәлекләре һәм ураза тоту тәҗрибәсе белән уртаклашучы танылган медиашәхесләр катнашында “Минем Рамазан” видеороликлары циклын күрсәтү дәвам итә.

Шулай ук «Хозур ТВ» эфирында көн саен – сәхәр һәм ифтар вакытында укырга кирәк булган догалар; Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм Россия төбәкләре өчен авыз ачу вакытлары хәбәр ителә.

huzurtv.ru сайтында “Хозур ТВ” тапшыруларын карагыз, App Store яки Google Play-дан мобиль кушымталарны үзегезнең телефоннарга урнаштырыгыз, кабельле телевидение аша беренче мөселман телевидениесен эзләп табыгыз.

YouTube каналында күптөрле һәм файдалы контент бар, мәсәлән, тамашачылар яратып өлгергән ислам дине турындагы «Гади Сөннәт» роликлары шул хакта.

«Азан» радиосында «Кәлам Шәриф – Мәгънәви тәрҗемә» дип аталган Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсенең татар телендә аудиоверсиясен трансляцияләү башланып китте. Сез аны көн саен 17:30-19:00 сәгатьтә тыңлый аласыз.

Рамазанга багышланган «Җиһанда Рамазан ае» тапшыруларының махсус циклы эфирда көн саен 7:50, 12:10 һәм 16:50 сәгатьләрдә яңгырый.

Уразаның беренче көненнән соңгы көненә кадәр тиешле вакытта (Казан өчен) кичке намазга азан әйтелә һәм ифтар кылу догасы укыла.

Эфирда шулай ук тапшыруларның тематик чыгарылышлары: «101 вәгазь», «Күңелдән күңелгә», «Иман тәме», «Көндәлек догалар», «Җомга тәбриге», «Бәхет тулы йорт», «Сөннәт юлы», «Хәзрәткә сорау».

Тапшыруларның эфирга чыгу вакыты һәм «Азан» радиосының яңартылган челтәре белән azan.fm сайтында танышырга мөмкин. «Азан»ны IOS һәм Android өчен мобиль кушымтада тыңлагыз.

Рамазан темасына мәкаләләр һәм яңалыкларны Islam-Today.ru мәгълүмати-аналитик порталында махсус рубрикада укыгыз.

Шулай ук сайтта: «Көн саен укыла торган догалар» атналык циклы басыла, “Сорау-җавап” рубрикасы яңартыла – биредә гыйбадәт кылу һәм ураза тоту белән бәйле актуаль мәсьәләләр тикшерелә. Рамазан ае дәвамында «Гакыйдә» бүлегендә, ятлау өчен, Коръәннән кыска сүрәләр, «Һәр көнгә сөннәт гамәлләр» циклыннан материаллар дөнья күрә.

Намаз уку, сәхәр ашау һәм авыз ачу вакытларын биредә карарга мөмкин.
 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы