Рамазан ае турында онлайн лекцияләр дәвам итә

05 май 2020 ел 15:05
Рамазан ае турында онлайн лекцияләр дәвам итә

Иртәгә, 6-нчы май көнне, көндезге сәгать өчтә (15.00) Islam-Today.ru мәгълүмати-аналитик порталының Инстаграмдагы @islam_today_huzur битендә Изге Рамазан ае турында чираттагы онлайн ачык лекция узачак. Әлеге чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые вазыйфаларын башкаручы, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, туры эфирда барлык теләүчеләр шәригать белгеченә ураза тоту тәртипләре, Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза бозылган очракта каза һәм кәффарәт кылуны таләп иүче шартлар һ.б. турында сораулар бирә алачак. Шулай ук сорауларны Инстаграм социаль челтәренең @islam_today_huzur аккаунтында язма астында калдырырга мөмкин. Сораулар татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

Шунысы игътибарга лаек, турыдан-туры эфирда катнашучылар арасында ике китап уйнатылачак: “Каждый может стать Коран-хафизом” һәм “Расскажи мне об Исламе” басмалары. Китаплар уйнатылу шартлары белән Инстаграм социаль челтәрендә @islam_today_huzur аккаунтындагы язма астында танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы