Бүген, Рамазан аеның 12-нче көнендә (5-нче майда), Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелә башлады. Төзелеш эшләрен башлап җибәргәнче, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов, “Тәүфикъ” мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Әюпов һәм әлеге мәчетне төзү башында торган, Казанның 12-нче шәһәр хастаханәсенең элекке башлыгы Тәүфикъ Сафин эшләрнең уң булуын сорап дога кылды.
Кәлам Шәриф аятьләре һәм догалар укылганнан соң, махсус техника ярдәмендә төзүчеләр төзеләчәк мәчет фундаменты өчен чокыр казый башлады.
Бинаның гомуми мәйданы 263 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Ике катлы мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар гыйбадәт заллары, дәресләр алып бару өчен ике бүлмә, шулай ук тәһарәтханә урын алачак. Мәчет төзелеше 2022 елда тәмамланыр дип көтелә.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Кем дә кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, Раббыбыз шул кешегә җәннәттә йорт төзер». Әгәр сезнең бу изге эштә катнашасыгыз килсә, мәчет төзелешенә түбәндәге ысул буенча ярдәм күрсәтергә мөмкин:
Реквизитлар:
Местная мусульманская религиозная организация -приход мечети"Тауфик" централизованной религиозной организации-Духовного управления мусульман Республики Татарстан.⠀
Реквизиты:⠀
ИНН 1661034226⠀
КПП 166101001⠀
ОГРН 1131600002654⠀
БИК 042282881⠀
к/счет 30101810300000000881⠀⠀
р/счет 40703810290080100060⠀
ФИЛИАЛ "Приволжский" ПАО Банк "ФК Открытие" ⠀
Адрес:420036 г. Казань ул.Лечебная 7⠀
Имам-хатыйб Аюпов Мухамет Юсупович⠀
Килеп чыккан сораулар буенча оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә: 7 (917) 888-43-56.