Татарстан мөфтие туры эфирда Инстаграммдагы язылучылар белән Коръәнне ятлау турында сөйләште

11 май 2020 ел 13:43
Татарстан мөфтие туры эфирда Инстаграммдагы язылучылар белән Коръәнне ятлау турында сөйләште

Бүген, Рамазанның 18-нче көнендә (11 майда) Казанның Коръән хәфизләр әзерләүче “Рәшидә” үзәгенең Инстаграм аккаунтында @sentrkhafizovkazan турыдан-туры эфирда «Коръән хәфизе белән танышу» ачыктан-ачык онлайн әңгәмәләр циклы башланып китте. Тапшыруның беренче кунагы – “Һәркем Коръән хәфизе була ала” китабының авторы, үзе дә танылган Коръән хәфизе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды.
Турыдан-туры эфирда йөзгә якын кеше катнашты, әңгәмә бер сәгатькә якын барды. Мөфти Аллаһның китабын ятлау тәҗрибәсе турында сөйләде, берничә ятлау ысулын искә алды, катнашучыларга нәсихәтләр бирде, сорауларга җавап кайтарды һәм истәлекләре белән уртаклашты. 
Камил хәзрәт Коръәнне 19 яшьтә ятлый башлаган. Гәрчә ятлау өчен яшь буенча бернинди чикләүләр дә булмаганына игътибар итте, чөнки күп сәхабәләр Коръәнне 40 яшьтән узгач өйрәнә башлаганнар, Мөһәммәд ﷺ гә дә пәйгамбәрлек 40 яшьтә иңә башлаган.
−  Инкыйлабка кадәр татар өммәтендә Коръәнне яттан белү табигый булган, чөнки һәр ислам фәне шушы белемнәргә килеп төртелә, − диде мөфти. – Мәсәлән, Мәрҗани һәр көн 3 җуз укыган! Бүген исә Татарстанда Коръәнне яттан сөйләүчеләр җитми, югыйсә һәркем хәфиз була ала: бернинди яшь чикләүләре юк, ә менә остазлар, методикалар, мөсхәфләр, хәтта ки гаджетлар бар... Әгәр дә мәчетнең Коръәнне хәтем кылу ихтыяҗы бар икән, мәхәллә хәфизне әзерләү һәм тәрбияләүне үз өстенә алырга тиеш. Әмма Коръән хәфизе булып җитү генә әз - гомереңнең соңгы көненә кадәр хәфиз булып калу мөһим. Ә моның өчен белемнәреңне саклап калырга һәм үз өстеңдә һәрдаим эшләргә кирәк.

Төрле ятлау һәм хәтерне яхшырту методикалары турында сөйләгәндә, Камил хәзрәт үзенең Коръәнне ничек ятлавы турында да сөйләде: ул башта биттәге иң соңгы аятьне ятлаган, аннан соңгысының алдыннан килгәнен, һәм шулай әкренләп аятьләрне битнең башына җиткәнче кушып килгән. Алай да, Камил хәзрәт һәркемгә үз хәтеренең мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләренә карарга һәм остазы белән үзенә килешкән методны сайларга киңәш итте. Гомумән, еш кына бу эшнең нәтиҗәсе укучының теләгеннән генә түгел, укытучысының тәҗрибәсеннән күп тора, диде ул. 
Турыдан-туры эфир барышында Камил хәзрәт “Һәркем Коръән хәфизе була ала” китабын нәшер итү һәм үзе укып яздырган уникаль аудиоКоръән турында сөйләде. Шунысы игътибарга лаек, Россия өчен татар Коръән-хәфизе мөфти тарафыннан аудиоформатта яздырылган Каләм Шәриф беренче тәҗрибә булып тора. “Коръән-Кәрим” дип исемләнгән Коръәннең аудиоязмасы нәзарәт тарафыннан 2016 елда нәшер ителде. Дөньяда мәшһүр булган хәфиз Хәсән Хәдия фәни җитәкчелегендә язу эшләре 8 ай дәвам итте.
Әңгәмәнең ахырында Татарстанның мөселманнар башлыгы катнашучыларның сорауларына җавап бирде, барыбызның да уразаларыбыз, яхшы гамәлләребез кабул булсын дип теләде. Яңадан мәчетләребез ишекләрен ачсын, пандемия бетсен өчен дога кылырга, тәүбә итәргә чакырды.
Республика мөселманнарының башлыгы белән әңгәмәне Коръән хәфизләрен әзерләүче “Рәшидә” үзәгенең җитәкчесе Габдеррәшид хәзрәт Фәизов корды.
Киләсе «Коръән-хәфизе белән танышу» эфирының кунагы Казанның Коръән хәфизләре әзерләүче “Рәшидә” үзәгенең барлыкка килүенең чыганагында торган, үзәкнең беренче мөдире  Ибраһим хәзрәт Сабиров булачак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның дини белеме турында белешмә:

2004-2007 еллар - мәдрәсә (Төркия). Коръән-хафиз (Коръәнне тулысынча яттан белүче) дәрәҗәсенә ирешә. Фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала.

2008 - 2013 еллар — Россия  ислам институтының шәригать  факультете.  6 ышанычлы хәдисләр җыентыгы һәм башка төрле хәдисләр җыентыгы буенча иҗазәт ала.

2015 ел ‒ шәех Хәсән Хәдиядән Изге Коръән буенча иҗазәт алды. Шулай ук ислам фәннәре белгече шәех Габдрәхим Лакримнан “Әт-Тәһәвия гакыйдәсе”, “Җәухара әт-Тәүхид” китаплары һәм азан әйтү буенча  иҗазәткә ия булды.

 Моннан  тыш Мөхәммәд Захид әл-Кәүсәринең укучысы Мөхәммәд Әмин Сираҗдан әл-Кәүсәринең барлык китапларын укыту буенча иҗазәт  ала, азан буенча иҗазәте бар.

2019 ел ‒ Коръән-Кәримне Гасыйм кыйраәтенең Шүгъбә риваяте буенча укытырга мөмкинлек бирүче таныклыкка ия булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы