Республикакүләм ифтар башланганнан бирле 18 мең ифтар җыелмасы мохтаҗларга җибәрелде

12 май 2020 ел 10:25
Республикакүләм ифтар башланганнан бирле 18 мең ифтар җыелмасы мохтаҗларга җибәрелде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды хәзерге вакытка республикабызның 30 мөхтәсибәтенә, Казанның 40 мәчетенә барлыгы 18000 Республикакүләм ифтар җыелмаларын өләште. Алар шулай ук Казанда тулай торакларда калган РИИ, КАИ, КНИТУ-КХТИ студентлары, «Мөхәммәдия», Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәләренә таратылды. Шунысы әһәмиятле, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»нә көн саен 300 данәдә, КАИда укучы Алжир студентларына 20 данәдә өлеш чыгарылса, Россия ислам институты шәкертләренә пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә җибәрелеп тора. Изге ай дәвамында мондый җыелмалар кирәк булган саен китертеләчәк.

Гомумән алганда, Республикакүләм ифтар кысаларында 18 көн эчендә мохтаҗлар өчен ланч-боксларны Питрәч, Яшел үзән, Лаеш, Биектау, Кама Тамагы, Алексеевск, Балык бистәсе, Чирмешән, Яңа чишмә, Чаллы, Минзәлә, Тукай, Теләче, Апас, Алабуга, Буа, Югары Ослан, Кукмара, Кайбыч, Менделеевск, Чистай, Әлки, Зәй, Әтнә, Саба, Тәтеш, Мамадыш, Чүпрәле, Арча, Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәтләре алырга өлгерде. Мохтаҗ кешеләрнең аеруча түбәндәге категорияләренә игътибар юнәлтелә: инвалидлар, ялгыз олы яшьтәге өлкәннәр, күп балалылар, ятимнәр, ялгыз аналар, чит шәһәрләрдән килгән студентлар, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр. 

Ифтар җыелмаларын волонтёрлар “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы территориясендә тутыра. Волонтёрларның яшенә килгәндә, 17-дән алып 40 яшькә кадәр. 

Ланч-боксларга нигездә түбәндәге ризыклар керә: хөрмә җимеше, бер шешә су, камыр ризыгы (өчпочмак һ.б.), чәк-чәк, икенче аш (бәрәңге белән ит, пылау, карабодай белән ит һ.б.). Бер ланч-боксның бәясе 300 сум. 

Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелә.

Исегезгә төшерәбез, ТАССРның 100 еллыгына багышланган VIII Республикакүләм ифтар «100-еллык ифтары» исеме астында уза һәм ул бар республика буенча 30 000 кешене колачлый, бу исә – узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Димәк, Татарстандагы быелгы 30000 кешелек Республикакүләм авыз ачу мәҗлесе ифтарлар оештыру тарихында чираттагы рекордка ирешәчәк.

Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, быел ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырыла һәм халыкның бары тик мохтаҗ катлауларын гына күздә тота.

Шул ук вакытта ифтарны оештыручылар әлеге социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруга үз өлешен кертергә чакыра. Акчалата ярдәмне түбәндәгечә җибәрергә мөмкин:

1.  7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән җибәреп була. Мисал өчен, ИФТАР 300.

2. СБ 5469 6200 1751 2813 (Булат Раифович М).

3. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420021, РТ, г. Казань, ул. Габдуллы Тукая, д. 89.

Телефон 89872253322

Назначение платежа - "ифтар"

4. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000764

БИК 049205603

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Габдуллы Тукая, д. 89.

Телефон 89872253322

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Назначение платежа - "ифтар"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы