Сугыш ветераннары Нәзарәтнең “Зәкят” фондыннан ризык җыелмалары алды

13 май 2020 ел 14:40
Сугыш ветераннары Нәзарәтнең “Зәкят” фондыннан ризык җыелмалары алды

Бүген, Рамазан аеның 20-нче көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казан шәһәрендә гомер итүче 8 Бөек Ватан сугышы ветеранына азык-төлек җыелмалары тапшырды. Күчтәнәч пакетлары эченә чәй, он, көнбагыш мае, токмач, борчак, карабодай ярмалары, шикәр комы, консерва, конфеталар керде.

Шунысы күркәм: азык-төлек җыелмаларыннан тыш, ветераннарга Илдар әфәнде Кашаповтан махсус бүләк тә таратылды. Кайчандыр үзе дә мохтаҗ була торып, 2019 елда аңа «Зәкят» фондыннан махсус аппарат алып, ул хәзер төрле үсемлек майларын әзерләү белән шөгыльләнә башлаган. Нәтиҗәдә, ул югары сыйфатлы көнбагыш, җитен майларын, арахис пастасын ветераннарга зәкят итеп тапшыруны үтенгән. Көн дәвамында "Зәкят" фонды җитәкчесе Булат Мәрданов һәм аның урынбасары Илнур Әлмәтов азык-төлек җыелмаларын, махсус бүләкләрне ветераннарның өйләренә китереп тапшырды. Күчтәнәчләрне алып, әби-бабайлар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, "Зәкят" хәйрия фондына тирән рәхмәтләрен белдерделәр. "Сугыш вакытында күргән авырлыкларны сөйләп бетергесез. Хәзерге вакытта сезнең китергән пакетларда ни генә юк, күтәрә алмаслык. Безне шулай хөрмәтләгәнегез өчен сәламәтлек, эшегездә уңышлар, тыныч тормыш юлдаш булсын. Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын”, – дип ихлас теләкләрен җиткерде алар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы