"Хозур" нәшрият йорты "Труды Абу Ханифы" китабын бастырды

14 май 2020 ел 14:05
"Хозур" нәшрият йорты "Труды Абу Ханифы" китабын бастырды

Татарстан мөфтиятенең "Хозур" нәшрият йорты "Труды Абу Ханифы" китабын нәшер итте. Рус телендә дөнья күргән әлеге басма үз эченә галимнең «Әл-Фикһел-әкбар», «Әл-Фикһел-әбсат», «Әл-Галим вәл-мүтагаллим», «Әр-Рисалә. Әбү Хәнифәнең Госман Әл-Баттыйга мөрәҗәгате», «Әбү Хәнифәнең васыяте» исемле әсәрләрен сыйдырган.

Әбү Хәничә фикъһе өлкәсендә зур галимнәрнең берсе булып тора һәм аның хезмәтләре хәнәфи мәзһәбенең нигезендә ята. Шулай ук ул Әһле Сөннәт Вәл-Җәмәгать гакыйдәсен таратуда үз өлешен керткән иң зур галимнәрнең берсе. Әбү Хәнифә хезмәтләренең кайбер өлешләре сорау-җавап буларак укучылары тарафыннан язылган.

Китапны «Хозур» нәшрият йортының Казандагы фирма кибетләреннән алырга, шулай ук, кайда яшәвегезгә карамастан, читтән торып интернет аша заказ бирергә мөмкин:

Казан ш., Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт. Тел.: +7(903) 305-45-43.

Склад: Казан ш., Газовая ур., 14-нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09.

huzurshop.ru сайты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы