Татарстан мөфтиятенең "Хозур" нәшрият йорты "Труды Абу Ханифы" китабын нәшер итте. Рус телендә дөнья күргән әлеге басма үз эченә галимнең «Әл-Фикһел-әкбар», «Әл-Фикһел-әбсат», «Әл-Галим вәл-мүтагаллим», «Әр-Рисалә. Әбү Хәнифәнең Госман Әл-Баттыйга мөрәҗәгате», «Әбү Хәнифәнең васыяте» исемле әсәрләрен сыйдырган.
Әбү Хәничә фикъһе өлкәсендә зур галимнәрнең берсе булып тора һәм аның хезмәтләре хәнәфи мәзһәбенең нигезендә ята. Шулай ук ул Әһле Сөннәт Вәл-Җәмәгать гакыйдәсен таратуда үз өлешен керткән иң зур галимнәрнең берсе. Әбү Хәнифә хезмәтләренең кайбер өлешләре сорау-җавап буларак укучылары тарафыннан язылган.
Китапны «Хозур» нәшрият йортының Казандагы фирма кибетләреннән алырга, шулай ук, кайда яшәвегезгә карамастан, читтән торып интернет аша заказ бирергә мөмкин:
Казан ш., Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт. Тел.: +7(903) 305-45-43.
Склад: Казан ш., Газовая ур., 14-нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09.
huzurshop.ru сайты.