Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында онлайн лекция узачак

14 май 2020 ел 14:05
Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында онлайн лекция узачак

Иртәгә, 15-нче май көнне, көндезге сәгать өчтә (15.00) Islam-Today.ru мәгълүмати-аналитик порталының Инстаграмдагы @islam_today_huzur битендә чираттагы онлайн ачык лекция Кадер кичәсенең фазыйләтләренә багышланачак. Әлеге чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые вазыйфаларын башкаручы, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясаячак.

Лекция кысаларында Булат хәзрәт тыңлаучыларга Кадер кичәсенең тарихы, бу кичәне безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ ничек уздыруы, Кадер кичәсен ничек белергә, аның билгеләре, мөселманнарга бу төнне ни рәвешле үткәрү (догалар, намазлар уку, гыйбадәтләр кылу) кирәк булу һ.б. турында сөйләячәк.

Сорауларны Инстаграм социаль челтәрендә @islam_today_huzur аккаунты аша туры эфирда бирергә мөмкин. Алар татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы