Татарстан Президенты VIII Республикакүләм ифтарны оештыручылар белән очрашты

15 май 2020 ел 15:43
Татарстан Президенты VIII Республикакүләм ифтарны оештыручылар белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 22-нче көнендә (15-нче майда), Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII Республикакүләм ифтарны оештыручылар белән очрашты. Әлеге очрашу ифтар ризыгы әзерләнә, җыела һәм махсус тартмаларга тутырыла торган «Ак Барс Арена» стадионында узды. Президент белән очрашуда ифтарны үткәрү өчен төп җаваплы җитәкчеләр – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Ак Барс Арена” стадионының генераль директоры Радик Миңнәхмәтов һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта дөньяда, илдә һәм республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып оештырылган VIII Республикакүләм ифтар ризыкларын әзерләү һәм тутыру барышы белән кызыксынды, ашамлыкларның кулланучыга ничек барып җитүе белән кызыксынып: “Ул кайда җылытыла?” – дип сорады. Быелгы ифтар өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырыла һәм ул халыкның бары тик мохтаҗ катламнарын гына күздә тота. Моннан тыш, “100 еллык ифтары” узган еллардагы кебек бер генә көн түгел, ә Рамазан ае дәвамында уза.

Рамазан ае ахырына VIII Республикакүләм ифтар бар республика буенча 30 000 кешене колачлаячак, узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкырга артачак.

“Республикада ифтарга җыелуның матур традициясе барлыкка килде. Быел тормыш үз төзәтмәләрен кертте. Әмма бу вәзгыять безнең рухны сындыра алмады, без лаеклы вариант сайладык һәм ифтарны өйгә китереп бирүне оештырдык. Изге айда якындагыларга игътибарлы булу аеруча мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Көн саен 1000 данә ифтар җыелмасы «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы территориясендә махсус тартмаларга тутырыла һәм мохтаҗ кешеләргә адреслар буенча өләшү өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына, Татарстан районнары мөхтәсибләренә, Казан мәчетләре имамнарына тапшырыла.

Рамазан аеның 22 көне эчендә ифтар җыелмалары республикабызның 40 районына, Казанның 60 мәчетенә, 10 социаль учреждениегә, шулай ук 1000 табибка китертелә. Мохтаҗ кешеләрнең аеруча түбәндәге категорияләренә игътибар юнәлтелә: инвалидлар, ялгыз олы яшьтәге өлкәннәр, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятимнәр, ялгыз аналар. Шулай ук Казан шәһәренең «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»нә билгеле бер яшәү урыны булмаганнар өчен көн саен 400 данәдә ифтар ланч-бокслары тапшырыла. Шулай ук азык-төлек ярдәмен РИИ, КАИ, КНИТУ-КХТИ, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укучы чит төбәк студентлары ала. Хәзерге вакытка 20 меңнән артык ифтар җыелмасы таратылды инде.

Ифтар җыелмаларын тутыруда көн саен егерме бишкә якын волонтёр хезмәт куя. Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда оештыручылар тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелә. Ланч-боксларга түбәндәге ризыклар керә: су, чәк-чәк, хөрмә, токмач, икенче аш (кәбестә һәм тавык ите белән бәрәңге), өчпочмак һәм алма бәлеше. Бер ланч-боксның бәясе 300 сум. 

Оештыручылар Республикакүләм ифтарны тормышка ашыру өчен барлык теләүчеләрне ярдәм күрсәтергә чакыра. Акчалата ярдәмне түбәндәгечә җибәрергә мөмкин:

1.  7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән смс юлларга була. Мисал өчен, ИФТАР 300.

2. СБ 5469 6200 1751 2813 (Булат Раифович М).

3. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420021, РТ, г. Казань, ул. Габдуллы Тукая, д. 89.

Телефон 89872253322

Назначение платежа – "ифтар"

4. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000764

БИК 049205603

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Габдуллы Тукая, д. 89.

Телефон 89872253322

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Назначение платежа – "ифтар"

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы