VIII Республикакүләм ифтарга биш йөздән артык ихтыярчы җәлеп ителде

18 май 2020 ел 13:59
VIII Республикакүләм ифтарга биш йөздән артык ихтыярчы җәлеп ителде

2020 елда VIII Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү өчен Татарстан Диния нәзарәте көн саен утызга якын ихтыярчы җәлеп итә. Гомумән, быелгы VIII Республикакүләм ифтарның 30 көне эчендә барлыгы 500-дән артык волонтер катнашачак.

Республикакүләм ифтарда 17 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге ихтыярчылар катнаша. Волонтерларның төп вазифасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт: пешекчеләр әзерләгән ризыкларны ланч-боксларга тутыру, ризыкларның маркировкасын билгеләп чыгу, хөрмәләрне аерым савытларга тутыру, пешкән камыр ризыкларын һәм киселгән токмачларны аерым пакетларга тутыру, коробкаларны җыю һәм аны ябу, тутырылган коробкаларны суыткычка җибәрү.

Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда ихтыярчылар тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелә. Волонтерлар махсус саклану чаралары – битлекләр, перчаткалар белән тәэмин ителде. Волонтерларның Аллаһы ризалыгы өчен башкарылган бер эш көне алты сәгать дәвам итә.

Рамазан аеның 24 көне эчендә VIII Республикакүләм ифтар ризыклары Татарстанның 40 районына 24 мең мохтаҗ кешегә озатылды. Бер ифтар җыелмасының бәясе — 300 сум.

Исегезгә төшерәбез, ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100-еллык ифтары» быел бар республика буенча 30 000 кешене колачлаячак, бу исә – узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Димәк, Татарстандагы быелгы 30000 кешелек Республикакүләм авыз ачу мәҗлесе ифтарлар оештыру тарихында чираттагы рекордка иреште. Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырыла һәм халыкның бары тик мохтаҗ катламнарын гына күздә тота. Ифтар ризыклары «Ак Барс Арена» стадионында һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы территориясендә әзерләнә.

Оештыручылар Республикакүләм ифтарны тормышка ашыру өчен барлык теләүчеләрне ярдәм күрсәтергә чакыра. Акчалата ярдәмне түбәндәгечә җибәрергә мөмкин:

1.  7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән җибәреп була. Мисал өчен, ИФТАР 300.

2. СБ 5469 6200 1751 2813 (Булат Раифович М).

3. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420021, РТ, г. Казань, ул. Габдуллы Тукая, д. 89.

Телефон 89872253322

Назначение платежа - "ифтар"

4. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000764

БИК 049205603

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Габдуллы Тукая, д. 89.

Телефон 89872253322

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Назначение платежа - "ифтар"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы