Гает намазын өйдә башкару хакында шәригать хөкеме

23 май 2020 ел 10:55
Гает намазын өйдә башкару хакында шәригать хөкеме

Гает намазын өйдә башкару хакында шәригать хөкеме


Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Кадерле дин кардәшләр!

Хәнәфи мәзһәбе буенча гает намазы вәҗиб булып санала. Шуңа аның хакыйкыйлык шартлары җомга намазын укыганда үтәргә кирәк булган шартлар белән тәңгәл килә.  Эпидемия таралу чорында җомга һәм гает намазларын җәмәгать белән укуның мәҗбүрилеге гамәлдән чыга. Һәм бу намазның икесе дә мәчеттә башкарылырга тиеш булгач, гает намазын өйдә уку вәҗиб түгел. Димәк, гает кебек намазларны өйдә уку шарт булып тормый. Фикһ (ислам хокукы) турындагы китапларда килеп туган вәзгыятьтә ике яки дүрт рәкәгать нәфел намазын гает намазы укылырга тиеш булган вакытта укырга киңәш ителә. Аллаһ Раббыбыз гыйбадәтләребезне кабул итсен. Әмин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы