Татарстан мөфтие Ураза бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә

24 май 2020 ел 07:30
Татарстан мөфтие Ураза бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә. Республикабыз мөселманнары башлыгы исеменә һәм дин кардәшләребезгә ихлас теләкләр җиткерелгән телеграммаларны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юллады. Федераль Хөкүмәт башлыгы үзенең котлавында түбәндәгеләрне билгеләп үтә: “Бүген Россия өммәте илнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, мәдәни, белем бирү һәм мәгариф проектларын гамәлгә ашыра, хәйриячелек белән шөгыльләнә, үзенең борынгы традицияләрен саклау турында кайгырта, башка традицион конфессия вәкилләре белән конструктив диалог алып бара, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәштә үзеннән зур өлеш кертә, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытырга ярдәм итә. Без бу хезмәтне югары бәялибез”. Рөстәм Нургали улы үз чиратында Татарстан өммәтенә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

Мөфтигә котлау сүзләрен шулай ук Ингушетия Республикасы башлыгы М.Калиматов, Федерация Советы рәисе урынбасары, хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкил И.М.-С.Умаханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Гыйльметдинов, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Төркия Республикасының Мәскәүдәге Илчелегенең дин эшләре буенча киңәшчесе Омер Фарук Савуран, Төркиянең Казандагы Баш консулы Исмәт Эрикан, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, шулай ук Татарстанның муниципаль районнары башлыклары җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы