Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаете бүген Live форматында һәм бары Казанның Галиев мәчетендә генә үткәрелде. Дин кардәшләребезгә туры эфирда бәйрәм вәгазе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Туры трансляция мөселман бәйрәменең аерылгысыз өлеше – ул Коръән уку белән сәгать 6.30-да башланып китте. Танылган татар Коръән-хафизы Ильяс хәзрәт Сабиров “Әл-Мүэминүүн” (Мөэминнәр) сүрәсен башкарды.
Ильяс хәзрәт Сабировка 31 яшь, дини белемне ул Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, соңыннан Истанбулның «Мәккә Нур» мәдрәсәсендә ала. Быел Ильяс хәзрәт «Рәшидә» Коръән-хафизлар әзерләү үзәген тәмамлаган. Коръәнне ул 23 яшендә ятлый башлый. Хәзер хәзрәт Буа районының «Госман» мәчетендә имам булып хезмәт итә. Коръәннең ул укыган 23-нче «Әл-Мүэминүүн (Мөэминнәр)» сүрәсе 118 аятьтән тора. Анда, мисал өчен, Раббыбыз тарафыннан кешене һәм табигатьне барлыкка китерүе турында бәян ителә, Нух галәйһисәлам һәм аның көймәсе тарихы, кешеләргә Аллаһ сүзләрен җиткерүче башка пәйгамбәрләр — Худ, Муса, Харун, Гайсә искә алына. Әмма кешеләр Раббыбыз җибәргән пәйгамбәрләрдән баш тарта һәм Аның сүзләрен кире кага. Кыямәт көне җиткәч, кемнең Аллаһның рәхмәтенә, кемнең газапка дучар ителүе билгеле булачак. “116. (Һәрнәрсәгә хакимлек иткән) Хак падишаһ булган Аллаһ – өстен. Аннан башка һичбер илаһ юк, Ул – хөрмәтле Гарешнең Раббысы. 117. Кем дә кем (мондый бөек бер) Аллаһ була торып, (илаһлыклары) хакында бернинди дәлил булмаган башка бер илаһка (үзенә генә яки Аллаһка уртак итеп,) гыйбадәт кылса, аның хисабы – Раббысы хозурында. Һичшиксез, кяферләр уңышка ирешмәячәк. 118. (Рәсүлем! Өммәтең өчен) Әйт: “И, Раббым! Ярлыка һәм мәрхәмәт ит! Син – рәхимлеләрнең иң яхшысы!” — диелә сүрәдә.
Мөселманнар башлыгың гает вәгазе исә Галиев мәчетендә төгәл 7.00-дә башланды. Камил хәзрәт РФ Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде. Тәбрикләүләрдән соң Татарстан мөфтие Ураза гаете вәгазен укый башлады. Ул Татарстан мөселманнарын, быел мәчетләрдә тәравих намазлары укудан һәм җәмәгать белән ифтар кылудан мәхрүм иткән пандемиянең катлаулы чоры Рамазан аена туры килүгә дә карамастан, бу изге айны лаеклы рәвештә үткәрә алды, дип бәяләде. Бәйрәм сөенечен ул Габдулла Тукай сүзләре белән җиткерде:
“Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”
Бәйрәмнең асыл мәгънәсен Камил хәзрәт шулай ук тагын бер шигырь белән чагылдырды:
– Чынлыкта гает бәйрәме ул – яңа кием киючегә түгел – хакыйкатьтә ул газаптан куркучыга бәйрәм,
– гает бәйрәме ул яхшы транспорт белән килүчегә чын бәйрәм түгел – гает ул гөнаһларны калдыручыга чын бәйрәм.
– гает ул яңа келәмнәр җәючегә түгел – гает ул сират күперен чыга алырлык гамәл кылучыга,
– гает ул дөнья зиннәтеннән матур кием киючегә түгел – чын гает ул тәкъвалыкка ирешә алган кешегә,
– гает ул төрле төсле зиннәткә караучыга түгел – гает ул кыямәт көнендә Аллаһка карауга ирешә алучыга.
Мөфти изге Рамазан аеның һәм ураза тотуның зур әһәмиятен билгеләп, Ураза гаетенең мәртәбәсен ассызыклап узды:
– Ураза гаете килеп җиткәч Аллаһы Тәгалә фәрештәләрдән: “Эшчегә эшен тәмамлагач нәрсә бирелергә тиеш?”, – дип сорар. Алар җавап итеп: “Аңа хезмәте өчен тулысынча хакын бирү тиешле”, – диярләр. Шунда Аллаһы Тәгалә әйтер: “Минем колларым мин фарыз иткән гамәлләрен башкардылар, соңыннан миңа дога кылдылар, өстенлегем, юмартлыгым белән ант итәмен, мин аларга әлбәттә җавап бирәчәкмен! Урыннарыгызга кире кайтыгыз, тәхкыйк, Мин аларны гафу иттем. Гөнаһларын савапларга алыштырдым!” (Бәйхакый, “Шүгабуль Иман”).
Әмма Камил хәзрәт үзенең вәгазендә дин кардәшләрнең игътибарын Рамазан ае һәм Ураза гаетенең фазыйләтләренә юнәлтеп кенә калмыйча, шулай ук Аллаһының насыйбы белән бөтен кешелек дөньясын камап алган пандемиянең сәбәпләре турында да уйларга өндәде һәм нәсыйхәтләрен шушы афәт белән бәйләнештә бирде. Ул түземсезлек белән көтеп алынган бу мөбарәк ай мөселманнарның ихласлыкларын ныгыткандыр, үзара дуслыкны көчәйткәндер, бер-беребезгә булган хөрмәтне арттыргандыр, Аллаһыга якынайткандыр, ике дөньяның бөек дәрәҗәләренә ирештергәндер дигән өметтә калыйк. Бәлки, гөнаһларыбыздан чиста күңел белән кылган тәүбәләрне, Рамазан аенда кылган игелекләрне кабул итеп, хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Аллаһ Раббыбыз өммәтебезне, республикабызны һәм илебезне, бөтен кешелекне пандемиядән дә арындырыр, дигән өметен җиткерде. Таҗвирус Ходай Тәгаләдән сынау түгел микән, дип ул дин кардәшләр алдында сорау куйды һәм сөекле Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең сүзләрен искә төшерде:
إِذَا ظَهَرَ الزِّنَا وَالرِّبَا فِي قَرْيَةٍ، فَقَدْ أَحَلُّوا بِأَنْفُسِهِمْ عَذَابَ اللَّهِ
“Кешеләр арасында ачыктан-ачык кылынган зина һәм процент алу тарала башлагач, Аллаһ шул кавемгә Үзенең газабын җибәрер”.
إِذَا ظَهَرَ الزِّنَا كَثُرَ الْمَوْتُ
Зина кылу артса – үлем дә артыр. (Хильятүл әүлия, 5/199).
إِذَا ظَهَرَ الزِّنَا وَالرِّبَا فِي قَرْيَةٍ أُذِنَ بِهَلَاكِهَا
Бер төбәктә зина һәм процентлар ачык эшләнә башласа, алар һәлак булырлар (Ибне Әбид-дүнъя, “Гукубәт”).
Камил хәзрәт, Рамазан ае дәвамында мәчетләребез буш торуын ассызыклап, хәтта гает вәгазен дә телевизор экраннары аша гына тыңлау һәм җиткерү мөмкин булуын һәм күптән мәчетләрне дә, җәмәгать намазларын, дин кардәшләрне дә, имамнарыбыз һәм вәгазьләрне дә сагынуыбызны җиткерде: “Сагындыкмы? Ничек кенә әле! Мәчетләрне дә, җәмәгать намазларын, дин кардәшләрне дә, имамнарыбыз һәм вәгазьләрне дә... Моннан соң аларның кадерләрен белик, мөхтәрәм кардәшләр”.
– Яралтучыбыз кечкенә бер микроб булдырып кешеләрне 40 көн буе хәтта өйләреннән чккмас хәлгә җиткерде! – дип дәвам итте Камил хәзрәт. – Кинәт үлем белән йөзгә йөз очрашып, адәм балалары шуңа төшенде. Әйтерсең, моңарчы кешелек дөньяның фанилыгы турында белмәгән дә! Кырыла башлагач кына халык Раббыбыз алдында кылган эшләр өчен җавап бирәсе турында, иң Кодрәтле Зат бары Аллаһы гына икәнен искә төшерде. Менә бит Ходайның хикмәте! Аллаһы Тәгалә шушы сынауны җибәреп, кешелекне айнытып җибәрде шикелле.
Камил хәзрәт шулай ук пандемия галәмәтләренең кешеләргә ишарә булын әйтте:
– Ни өчен Ходай Тәгалә безне бер айдан артык өйдән чыкмыйча куркып утырырга мәҗбүр итте? Әллә кешелек курку һәм тәкъваны белми башлагангамы? Яралтучыбыз, безнең орыш-талашлардан, пычрак сүзләребездән, гайбәттән туеп, авызларыбызны маскалар белән каплап-томалап куйдымы әллә? Яңадан кул һәм битләрне юарга өйрәтте. Ни өчен? Чөнки чисталык – иманның яртысы, дип әйтеп калдырган безнең сөекле Пәйгамбәребез ﷺ. Ә бәлки, кулларыбыздан һәм битләребездән гөнаһ, оятсызлык, икейөзлелекне юдыртып төшерәсе килә торгандыр Аның? Һәр эшне саф һәм ихлас ният белән эшләргә кирәклеккә ишарә бит бу, мөхтәрәм җәмәгать! Мәчетләребез гает бәйрәмендә дә ялгыз һәм буш калды! Ни өчен Раббыбыз Үзенең йортларына кунакка килүебезне теләмәде икән? Һичшиксез, монда да Аның хикмәте бар! Аңа мөнафикъларның күз буяр өчен генә, кеше алдында үзен күрсәтер өчен генә гыйбадәтләр кылуы һич кирәкми. Чөнки мондый гыйбадәтнең, мондый намазның хаҗәте бер тиен! Кемдер әйтер: әнә, теге кеше бөтенләй дә намаз укымый әле, мин аннан яхшырак, имеш. Без, Адәм балалары, үзебезне башкалар белән чагыштырып яшәргә тиеш түгел. Һәркем үзен үзе белән чагыштырырга тиеш. Кичә мин нинди идем дә, бүген мин нинди? Иманымны камилләштердемме, аны ныгыттыммы, Аллаһы ризалыгы өчен бүген нәрсә эшләдем, дип яшәргә тиеш кеше. Чөнки намусны һәм Аллаһы Тәгаләне алдап булмый. Ул күңелләребездә яшеренгәннең барысын да белә. Ураза тотканнарны һәм тотмаганнарны да белә.
Шулай ук Татарстан башлыгы пандемия вакытында аеруча кискенләшеп киткән гаилә мөнәсәбәтләре темасын да читләтеп узмады:
– Гаиләләребездән читләшә башладык, мөхтәрәм җәмәгать! 40 көн буе үзчикләүдә утырып, хәләлләре һәм газиз балалары белән уртак тел таба алмыйча бер-берсеннән туя башлаган гаиләләр барлыкка килде. Ә бит балаларыбызны иманлы, сау-сәламәт, гыйлемле, тәрбияле итү кемнең бурычы? Ата-аналарныкы, әлбәттә! Әмма күп очракта дөнья куып, бөтен көчне акча эшләүгә генә сарыф итеп, еш кына тәрбия турында уйлаучы да юк. Кем тәрбияли минем баланы, аңа минем игътибарым җитәме, ул минем мәхәббәтемне тоямы? Күп очракта ата-аналар бу сораулар өстендә уйламыйлар. Үз балаларын үз куллары белән интернетка һәм урам законнарына тапшыралар. Онытмагыз, бала бит – әманәт. Картлыгыңда рәхәт күрәсең килсә, яшьлегеңдә балаларыңа җылылык бир, иманын тәрбиялә! Шунда гына алар рәхмәтле булачак!
Бәйрәм вәгазен төгәлләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләрен, Рамазан ае бетте дип, гыйбадәт кылудан туктамаска чакырды: “Рамазан ае бетте”, – дип, адәм баласы Бөек Раббыбызга гыйбадәтен һәм итәгатен ташларга тиеш түгел. Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:
وَاعْبُدْ رَبَّكَ حَتَّى يَأْتِيَكَ الْيَقِينُ
“Киләчәгенә һич шик булмаган (үлем дигән) нәрсә сиңа ирешкәнче, (бер мизгелне дә бушка уздырмыйча,) Раббыңа (һәрдаим) гыйбадәт кыл” («Хиҗер» сүрәсе, 99 нчы аять)”.
Алга таба Татарстан мөфтие “Рамазаннан соң калган гомеребезне Коръән-Кәрим яктысында үткәрергә, Аллаһыга итәгатьле булырга һәм соңгы сулышыбызга кадәр Аңа гыйбадәт кылырга сүз бирергә” чакырды.
Ул вәгазен сөекле пәйгамбәребезнеңﷺ сүзләре белән төгәлләде:
اللهم إنك عفوٌّ تحب العفو فاعف عنا
“Ий Аллаһ! Син гафу итүче һәм гафу итәргә яратучы, шуңа күрә безнең гөнаһларыбызны гафу кыл!”
Гает вәгазенең туры трансляциясе "ТНВ"да һәм "Хозур ТВ"ның YouTube-каналында узды.