Нәзарәттә Рамазан аена йомгак ясалды

25 май 2020 ел 12:44
Нәзарәттә Рамазан аена йомгак ясалды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә республикада изге Рамазан аен үткәрү буенча нәтиҗәләр чыгарылды. Рамазан аеның җөмһүриятебездә, илдә һәм дөньяда барган катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә туры килүенә дә карамастан, барлык дин кардәшләребезнең яраткан аеның 30 көне дә Татарстан өммәте өчен нәтиҗәле узды. Мәчетләргә йөрү һәм массакүләм чаралар үткәрүне тыю Рамазанның шатлыгын сүндерсә дә, ул мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә гомуми теләктәшлек күрсәтү өчен киртә була алмады.

Иң беренче чиратта пандемия шартларында Рамазан аен үткәрү тәртибе Татарстанның мөселман җәмәгатьчелегендә бик күп сораулар тудырды. Халык арасында аңлату эшләре алып бару өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Даруль ифта” call-үзәге көндәлек эшчәнлеген көчәйтелгән режимда алып барды. Рамазан аеның беренче көнендә генә изге айны үткәрүне оештыру, ураза тоту, намаз вакытлары үзгәрү һәм башка мәсьәләләр буенча 100-дән артык мөселман мөрәҗәгать итте. Рамазан ае барышында шәригать белгечләре 1500дән артык шалтырату һәм мөрәҗәгатьне эшкәртте.

Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык мәгърифәтчелек, хәйрия һәм яшьләр проектлары онлайнга күчерелде: үз-үзеңне читләштерү режимы чорында һәм Рамазан аенда 94 онлайн-лекция, туры эфир, вәгазь үткәрелде. Уртача алганда, бу дәресләрдә 400-ләп кеше катнашты. Лекцияләр ZOОM платформасында һәм Инстаграм социаль челтәренең турыдан-туры эфирында @muslimmol, @islam_today_huzur, @huzurmedia һ.б. укылды.

Рамазан аеның бизәге Коръән хәтем кылу булды. Ул уразаның беренче көнендә Казан шәһәренең Галиев мәчетендә башланып китте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты аша көн саен туры эфирда трансляцияләнде. Хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә – 23-нче майда төгәлләнде. Соңгы 30-нчы җүзне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Быел “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны зур колач белән узды. Җыелган акчалар 12 авыру балага дәваланыр өчен түләргә, 180 мең аз керемле кешегә азык-төлек ярдәме күрсәтергә, Ютазы районы Иске Каразирек авылында үз-үзеңне читләштерү режимы вакытында янган мәчетне торгызырга тотылды.

Ел саен рекордлар куя торган Республикакүләм ифтар быел да яңа үрләргә иреште һәм Рамазан аеның истә калырлык олы вакыйгасы булды: аның кысаларында Татарстанның 40 районына һәм Казанның 60 мәчетенә 30 мең мохтаҗ кешегә тарату өчен ифтар җыелмалары тапшырылды, 500дән артык ихтыярчы җәлеп ителде. Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән тагын 90 мең кешегә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтелде. «Ярдәм» мәчете тарафыннан тормышка ашырылган «Дорога жизни» акциясе шулай ук зур масштабта үткәрелеп 60 мең мохтаҗ кешене ифтар җыелмалары белән тәэмин итте. Пандемия шартларында барлык хәйрия чаралары да санитар нормаларны үтәп гамәлгә ашырылды. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан фитыр, фидия, зәкят һәм сәдака акчаларын читтән торып җыю оештырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы