Бүгеннән “Ак кәгазьгә яңа тормыш” акциясе башлана

01 июнь 2020 ел 08:57
Бүгеннән “Ак кәгазьгә яңа тормыш” акциясе башлана

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте изге гамәлләрне дәвам итеп, бүгеннән “Ак кәгазьгә яңа тормыш” хәйрия акциясен башлап җибәрә. Бу акция ел саен Рамазан аенда уза торган иде. Быел, санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыксыз булу сәбәпле, әлеге массакүләм игелек-изгелек кылу чарасы 1-нче июньнән башлана һәм ул 1-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Макулатурадан кергән акчалар нәзарәтнең “Зәкят” фондына тапшырылачак. Башка еллардагы акцияләрдән аермалы буларак, быел Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне җыю да оештырылачак.

Кәгазьне Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 89-нчы йорт адресы буенча иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр (09.00-17.00) алып килү мөмкин булачак.  

Өстәмә мәгълүмат өчен телефоннар: +7(843)237-86-18, +7(843)290-27-50.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы