Татарстан Мөфтиенең ТАССР оешу хакында Декретка имза салуның 100-еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате

27 май 2020 ел 11:14
Татарстан Мөфтиенең ТАССР оешу хакында Декретка имза салуның 100-еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм татарстанлылар! 

Кадерле милләттәшләрем һәм дин кардәшләрем!

27 май – татар халкы тарихында истәлекле көн. Нәкъ менә шушы көнне йөз ел элек “Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында” Декрет имзаланган. Бу вакыйганың мөһимлеген яңа татар дәүләтчелеге барлыкка килү белән чагыштырырга мөмкин, чөнки ТАССРга кадәр бернинди татар республикасы юк иде: бары Казан губернасы гына була.

Димәк, чәчәк атучы бүгенге Татарстан – Россиянең алга киткән төбәкләренең берсе, субъектлар һәм ил башкаласы арасында федератив мөнәсәбәтләр алып баруның уңышлы мисалы, аларның нәтиҗәле социаль-икътисади хезмәттәшлеге үрнәге, күп мәдәниятләр һәм диннәр яшәгән җәмгыятьнең татулыгын чагылдырган кабатланмас моделе – ТАССРның дәвамчысы була да инде. Административ чикләрдән алып сәяси корылышның гомуми билгеләренә кадәр күп нәрсәләрнең башлангычын хәзерге Татарстан 100 ел элек үк нәкъ менә ТАССР төзелү белән башлап җибәргән. 

Бүген Татарстан, Россия Президенты В.В.Путин ярдәме белән, республика җитәкчелегенең зирәк сәясәте һәм Татарстан халкының хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә, социаль-икътисади, мәдәният, спорт, рухи өлкәләр буенча яңа уңышларга ирешә. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә республикабызга тынычлык һәм татулык ярдәмендә үсештә булырга насыйп итсен, иминлектән аермасын.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы