«Хозур» нәшрият йорты “Әбү Хәнифә – бөек мөҗтәһид” һәм “Төзек булсын никахлар” китапларын бастырды

02 июнь 2020 ел 14:22
«Хозур» нәшрият йорты “Әбү Хәнифә – бөек мөҗтәһид” һәм “Төзек булсын никахлар” китапларын бастырды

Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Шеноджак Ихсанның «Абу Ханифа – великий муджтахид» (“Әбү Хәнифә – бөек мөҗтәһид”) китабын бастырды. 

Китап бөек галимнең тормыш юлын, шәхси сыйфатларын, укытучыларын, гыйбадәтен һәм Ислам өчен күрсәткән хезмәтләре турында бәян итә. Автор тарафыннан китерелгән исбатлаулар, Бөек Имамның фикһ һәм иҗтиһад мәсьәләләренә кагышлы өстенлекләрен кире кагучы ялган галимнәргә катгый рәвештә җавап бирә. 

Моннан тыш, Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәковның “Төзек булсын никахлар” (“Счастливая семейная жизнь”) китабын бастырды.

Әлеге китап кеше тормышында зур роль уйный торган вакыйга – никах, гаилә коруга багышланган. Автор бу мәсьәләдә укучыларны кызыксындырган четерекле сорауларга җавап бирә, гаиләдә бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәүнең серләренә төшендерә. Китап бәхетле гаилә коруның, сәламәт буын тәрбияләүнең мөһимлеге турында Коръән аятьләре һәм динебез аша аңлатылуы белән бәһале. Авторның бу хезмәте яңа тормыш корырга җыенучы парлар өчен дә, гаиләле кешеләр өчен дә файдалы булыр дип өметләнәбез.

Китапларны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин. 

Кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/)

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы